среда, 11 марта 2009 г.

Ачык хат

Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шәрип улы Шәймиевка,

Татарстан Республиксы Дәүләт Советы депутатларына

Ачык хат

Хөрмәтле Президент, хөрмәтле депутатлар!

Соңгы елларда татар теле, мәктәбе, радиосы турында борчылган бихисап язмалар басылды, махсус очрашулар, әңгәмәләр оештырылды, ләкин алар уңай якка үзгәрешләргә әле китермәделәр. Үз Ватанында татар кеше хокуклары, сүз иреге, ана телендә мәгълүмат – белем алу хокукыннан аерылган, күзәтү астында яши, татарлыгын яклаган өчен җавапка тартыла.
Иң аянычы – татар мәктәбе. Хәзерге канунлаштырылган Рәсәй мәгариф системасында аның “дегет чиләге” хәтле дә урны калдырылмады. Әле бу турыда күптән түгел басылган “Соңламабызмы?!”, “Милли мәгариф кем милке” (“Ш.К”), “Милли мәктәп өч теллеме?” (“Мәгърифәт”) һәм башка исемле язмалардан укып беләбез.
Бу кискен хәл, безнеңчә, латинга кайтуны рәсми рәвештә тыюдан башланып китте. Татарстан хөкүмәте каршы тора алмады, хаклы булса да. Менә хәзер моның “татлы җимешләрен” күреп торабыз. Милли телебез, “компонент” буларак, Рәсәй мәгариф системасыннан алып ташланды.
Бер - ике ел элек Казанда 52 татар мәктәбе булса, бүген аларның 40 гы гына калды. Республика күләиендә 712 мәктәптән 222 се юкка чыкты. Сакланып калган мәктәпләрдә дә фәннәрнең күбесе рус теленә күчте. Укытучылар – укучылар үзара сөйләшкәндә русчага күчә баралар. Хәтта мәчетләрдә имамнар вәгазьләрен русча сөйли башладылар. Бу бит Татарстанда, башка төбәкләрне әйтәсе дә юк!
Шул ук вакытта Казанның 4нче татар мәктәбе урнына кадетлар мәктәбе ачып куйдылар. Республикада яңа татар мәктәпләре урнына 14 кадет мәктәп-интернатлары ачылды, аларда 1694 бала укый. Гомум белем мәктәпләрендә махсус сыйныфларда тагын 3426 яшь кадет – малай тәрбияләнә, алар арасында татар малайлары юк түгелдер.
Без тиешле, шул исәптән мәгариф органнарына мөрәҗәгать итеп карадык, нәтиҗәсе әлләни булмады. “Йомшартылган”, мактау- мактану белән тулган җавап килсә килә, яисә бөтенләй үк килми кала бирә.
Без, Аксакаллар Шурасы әгъзалары татар мәктәбен торгызуда кискен чаралар күрүне таләп итәбез. Татар милли мәгариф системасын Рәсәй богавыннан арынып аерым мөстәкыйль система итеп торгызырга кирәк дип саныйбыз. Булган бит әле үз заманында! Безнең хакыбыз бар.

Казан шәһәре Аксакаллар Шурасы
рәисе Вакыйф Галимов
Эш башкаручы Бернард Касыймов

Казан шәһәре, 2009 ел, 10 март

Комментариев нет: