понедельник, 26 апреля 2010 г.


26 апреля 2010г. с 14.00 до 16.00 часов в Набережных Челнах возле остановки «6-ой комплекс» со стороны площади «Азатлык» прошел пикет. 
Тема: Проведение пикета с требованием восстановления рекламного щита со словами Габдуллы Тукая «Сөй гомерне, сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын!» («Жизнь люби, люби народ свой, чти народную мечту»).
Цель: Привлечь внимание общественности к указанной проблеме. 
Причиной проведения пикета стали многочисленные обращения с просьбой о восстановлении этого рекламного щита к главам администрации города Набережные Челны и руководства республики Татарстан, которые не были услышаны. Интеллегенция города, а так же любителя поэзии Габдуллы Тукая уже несколько лет добивались восстановления щита со словами поэта. Участники пикета считают, что демонтаж щита является оскарблением и ущемлением прав татарского народа, а так же заявили, что акции протеста будут продолжаться.

Плакаты:
1. Г. Тукайның “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” сүзләрен кире кайтарыгыз!
2. Г. Тукайның сүзләрен юкка чыгару – җинаять!
3. Тукай сүзләре: татарлар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?
4. Бүген Тукайның туган көне – җәүһәрләребезне онытмыйк!
5. Автодромнар, казино һәм гипермаркетлар төзелеп бетте – милли университет кайчан төзелә?
6. Һәр татар кешесе бабаңның иманын акла! Динеңне һәм мәктәбеңне сакла!
7. Радио, ТВ, газеталар! Халкыбызга хезмәт итегез!
8. В Татарстане делопроизводство в будущем НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫ КЕ!

Фото: http://img202.imageshack.us/gal.php?g=p4250032.jpg 
Организатор пикета Гамиль Камалетдинов
Председатель НЧО ТОЦ Рафис Кашапов


2010-нчы елның 26-нче апрелендә 14.00 сәгаттән 16.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә “6-нчы мәхәллә” автобус тукталышы янында “Азатлык” мәйданында урам җыены үтте.
Урам җыенының көн тәртибе: Габдулла Тукайның «Сөй гомерне, сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын!» сүзләрен реклама щитына кире кайтарту тәләбе.
Максат: Җәмгыятьнең игътибарын күрсәтелгән проблемага җәлеп итү . 
Урам җыенын үткәрү сәбәбе: Яр Чаллы хәкимиятенең һәм Татарстан хөкүмәтнең җитәкчелегеләренең Габдулла Тукайның «Сөй гомерне, сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын!» сүзләрен реклама щитына кире кайтарту буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләргә битарафлыклары. Чынлап та Яр Чаллы зыяллылары һәм Тукайның иҗатын яратучы кешеләр инде берничә ел аның сүзләрен кире кайтаруга ирешә алмадылар. Урам җыенында катнашучылар, Габдулла Тукайның сүзләрен юкка чыгаруны, татар милләтен кимсетү һәм мәсхәрләү дип саныйлар. Әгәрдә тәләпләр үтәлмәсә, каршылык акөияләре киләчәктә дә кабатланачак.

Плакатлар:
1. Г. Тукайның “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” сүзләрен кире кайтарыгыз!
2. Г. Тукайның сүзләрен юкка чыгару – җинаять!
3. Тукай сүзләре: татарлар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?
4. Бүген Тукайның туган көне – җәүһәрләребезне онытмыйк!
5. Автодромнар, казино һәм гипермаркетлар төзелеп бетте – милли университет кайчан төзелә?
6. Һәр татар кешесе бабаңның иманын акла! Динеңне һәм мәктәбеңне сакла!
7. Радио, ТВ, газеталар! Халкыбызга хезмәт итегез!
8. В Татарстане делопроизводство в будущем НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫ КЕ!

Фотосүрәтләр: http://img202.imageshack.us/gal.php?g=p4250032.jpg 
Урам Җыенын оештыручы Гамил Камалетдинов
Яр Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов


1 комментарий:

MILLIET комментирует...

Тукай сүзләре “Азатлык” мәйданына кайтырмы?

“Тукай сүзләрен юкка чыгару - җинаять" дигән шигарь белән 26 апрель көнне Чаллының ТИҮ вәкилләре урам җыены уздырды. Алар шәһәр үзәге мәйданында Г.Тукайның шигъри юллары язылган элекке стелланы кабат торгызуны таләп итә. Дистә ярым кеше таләбе белән Тукай сүзләрен йөз меңләгән татар кабат укый алырмы?
1996 елларда Чаллының “Азатлык” мәйданында һәр хәрефе берәр метр зурлыкта булган шигъри юллар язып эленде. Анда “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дигән Тукай сүзләре язылган иде. Озынлыгы 20, биеклеге 15 метр чамасы булган тимер-бетон корылмаларга утыртылган әлеге шигъри юллар юктан барлыкка килмәде. Чаллы ТИҮенең элекке җитәкчеләре Илдар Хаҗи, Ким Сафиуллин һ.б. зур тырышлыгы белән шулай югары эленгән иде Г.Тукай сүзләре.

2000 еллар тирәсендә, төгәл хәтерләүче әлегә табылмады, бер төн эчендә Тукай сүзләре алып ташлана, аның урынына “Акибанк”ның рекламы менеп “кунаклады”.

Тукай сүзләре бүгенге көн өчен мөһимме, аның әһәмияте нинди? “Азатлык” хәбәрчесе шушы сораулар белән урам җыенына килүчеләргә мөрәҗәгать итте. Урым җыенына килүчеләрнең һәрберсе Тукай шигырендәге сүзләрнең әле дә мөһим, тәэсирле, татар куңеленә моң, ачык акыл, белем өсти торган икәнен ассызыклады.

Тукайның шигъри юлларын үзәк мәйданнан алып ташлауга 7-8 еллап вакыт узган. Ни өчен Чаллы ТИҮе хәзер генә чаң суга?

"Азатлык" мәйданы
“Без баштарак та бу хәл турында элекке Чаллы җитәкчеләре Рәшит Хәмәдиевкә, Илдар Халиковка мөрәҗәгать итеп тордык. Нәтиҗә булмады. Бәлки, быел Тукай сүзләре мәйданга кайтыр дип өметләнәбез”, ди Рәфис Кашапов.

Шушы урам җыены башланганда “Энергетик” мәдәният сарае каршында Тукай көнен рәсми билгеләп узу бара иде. Язучылар, шагыйрьләр, зыялылар шушы бәйрәм чарасында катнашты.

Ә Тукайның “Сөй гомерне” дип аталган дүрт юллыгы менә мондый:

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, “вак” диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

Бу шигырь моннан йөз ел элек, 1910 елда язылган.
http://www.azatliq.org/content/article/2025136.html
гафиулла газиз