среда, 19 мая 2010 г.

Татарны бер баскыч югары күтәргән каһарман вафат


Фотода: Илдар Маннанов, Илдар Халиков һәм башкалар.

Дамир Шәйхразиев (с), Рәфис Кашапов, Айдар Хәлим
Илдар Маннановны соңгы юлга озатуда.
Икенче Бөтендөнья сугышында 6 танкны яндырган каһарман Илдар Маннанов 18 майда вафат булды. 19 майда аны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу сүзендә Мөслим районы хакимияте башлыгы Ришат Хабипов: “Илдар Маннанов үзенең батырлыгы белән дөньяда татарны бер баскыч югары күтәрде”, диде.Татарстанда яшәгән өч каһарманның берсе Илдар Маннанов иде. Мәрхүмне соңгы юлга озатуда Чаллы, Казан, тирә-як районнардан, якташлары мөслимнәр дә катнаштылар.
Илдар Маннанов белән хушлашу “Энергетик” мәдәният сараенда узды. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхрәзиев матәм чарасында беренче булып сүз ала. Илдар Маннанов белән янәшә басып, Җиңү бәйрәмен каршы алу мизгелләрен искә төшерә.
“Менә, Җиңүнең 65 еллыгын уздырганнан соң, Илдар абый 9 гына көн яшәде, 90нчы яшендә арабыздан китте”, диде Шәйхразиев.
Аннан соң Казан, Мөслим вәкилләре чыгыш ясады. Кеше кайда гына яшәмәсен, аның гамәлләрен, эшен туган җире белән бәйлиләр. Илдар Маннанов – Мөслим кешесе.
“Татарстан җире зур югалту кичерде. Бүген Бүләк авылында туып үскән татар халкының сөекле улы белән хушлашабыз. Ул мәңгелеккә арабыздан китте. Аның батырлыгын туган илне яратуга тиңлибез.
СССР вакытындагы шушы сугышта дошманның 6 танкын яндырып, 1941 елда беренчеләрдән булып каһарман исеменә лаек булды. Шуның белән татарны дөньяда бер баскычка югары күтәрде”, диде “Азатлык”ка Мөслим хакимияте башлыгы Ришат Хәбипов.
Илдар Маннанов 1990 елларда милли хәрәкәт җыеннарында катнашты, чыгышлар ясады.
“Татарстанның бәйсезлек өчен көрәш елларында да Илдар абый татар халкының чын каһарманы булды. Бу көрәштә ул гел алгы сызыкта булды, киңәшләр бирде. Илдар абый Советлар гаскәрендә хезмәт итсә дә, татар халкының үз гаскәре булсын, дип йөрде. Бу – үзе батырлык. Чаллы татарлары Болгарга, Биләргә сәфәргә киткәндә озатып кала иде”, дип искә алдылар БТИҮ пленумы әгъзасы Дамир Шәйхрәзиев һәм Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов.
“Без кечкенә чакта “Мин Илдар абый булам, син немец буласың”, дип уен вакытында бәхәсләшә идек. Аның каһарман, батыр икәнен белеп үстек”, ди 55 яшьлек Хәмит Сабиров.
Язучы Айдар Хәлим Илдар абыйның истәлеген татар халкын яклауга, сакларга, бердәмлеккә җәлеп итәргә тәкъдим итте. “Татарны санау вакытында 40ка, 80гә бүленмичә, татар булып калырга тиешбез”, диде ул “Азатлык”ка.
Өлкән яшьтәге бер ханым, Илдар абыйның якташы, каһарманның гаилә фаҗигаләренә дә тукталды.
“Илдар абый хатыны Җәмилә апаны югалта. Кызы Илсөярне 2000 елларда фатирына кереп, үтереп, талап чыгып китәләр. Улы Илгизәрне дә җирләде. Бирешмәде, бар кешегә дә изгелек кенә кылды”, диде.
“Татарстандагы өч каһарманның хәзер икесе генә калды. Берничә буын яшьләр Илдар үрнәгендә үсте. Аның көче, батырлыгы барыбызның да исендә калды”, дигән фикердә тора Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева.
Илдар Маннанов Чаллының татар зиратында хатыны, балалары янәшәсендә җирләнде.

Комментариев нет: