понедельник, 28 июня 2010 г.

Чаллы ТИҮе ислам кабул иткән көнне булдыру ягына



Чаллы ТИҮ чираттагы утырышында Русия президенты Дмитрий Медведев, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Шурасы сенаторлары исеменә мөрәҗәгать юллады. Әлеге мөрәҗәгать ислам динен кабул итү көнен канунлаштыру белән бәйле.
Русия президенты, депутатлар һәм сенаторлар исеменә кабул ителгән мөрәҗәгатьнең башында татар халкының тарихы беркадәр бәян ителә. Русиядә Чукындыру көнен билгеләп үтү турындагы канунның Федерация Шурасы тарафыннан хуплануы искә алына. Утырышта каралган әлеге мөрәҗәгатьтә мондый юллар да бар:
Исламны кабул итү көне Русиядә истәлекле дата исемлегенә кертелерме?

“Русия христианнары Чукындыру бәйрәмен 28 июльдә уздыра. Әлеге канун хуплангач, татар-башкорт ислам җәмәгатьчелеге хәрәкәткә килде. Болгарларның 922 ел, 21 май көнне рәсми төстә исламны кабул итүләрен исәпкә алып, мөселманнар өчен 21 май бәйрәм булырга тиеш. Кавказ мөселманнары исә, Дербентка, хәзерге Дагыстанга, ислам диненең 642 елда ук керүен искә алалар. Ләкин Дербент вәзгыятендә төгәл көн күрсәтелмәгән.”

Язмадагы шушы юллардан чыгып, Русиядә ислам дине кабул ителгән көн буенча фикер төрлелеге барлыгы күренә. Шушы хакта Рәфис Кашапов “Азатлык”ка мөнәсәбәтен белдерде:

“Мондый бәйрәм барлыкка килсә, барлык мөселманнарга уңай тәэсир ясар иде. Бәйрәмнең нинди көндә булуына килгәндә, килер бер көн, мөселманнар гомум фикер табар. Исламны иртәрәк кабул иттек, без тәкъдим иткән көн бәйрәм көне булсын дип, Татарстан, Башкортстан, Кавказ, Себер, Урал яклары үз якларына каерса, тарткалашның зур булуы ихтимал. Һәм бу уңай күренеш булмас”, ди ул.

Ислам динен кабул итүне рәсми рәвештә 21 майда билгеләү турындагы мөрәҗәгать ТИҮ утырышында бертавыштан кабул ителде. Милли хәрәкәт аксакаллары Гамил Камалетдинов, Рифкат Мифтахетдинов бу бәйрәм буенча Кавказ мөселманнары белән уртак тел табарбыз, бу максат Кавказ, Идел буе һәм Урал мөселманнарын берләштерер, дигән фикерләрен әйттеләр.
http://www.azatliq.org/content/article/2084469.html

Комментариев нет: