суббота, 20 ноября 2010 г.

ТИҮ җыены: Татарстан Русиядән аерылырга тиеш


Бүген татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Татарстанда президентлыкны бетерү, республика конституциясен үзгәртүгә каршы митинг оештырды.
Бауман урамында узган урам җыенына халык игътибар итмичә калмады. “Татарстанны колония итеп тоту Русиядән аерылырга мәҗбүр итә”, “Республика җитәкчесе ничек аталырга тиешлекне Татарстан халкы хәл итә”, “Урыс шовинистлары Путин һәм Медведев татар халкын юк итә” кебек шигарьләргә һәркемнең күзе төште.
Җыенга махсус килүчеләр аз булса да, урамнан узып йөрүчеләр халык төркеме хасил итте. Әмма Татарстанда президентлыкны бетерергә җыену хәбәрен күпләр белми. Бигрәк тә студентлар бу турыда ишетмәгән.
20 ноябрьдә Казанда “Рубин” һәм Питербур “Зенит” футбол такымнары ярыша. Питербурдан Казанга килгән “Зенит” җанатарлары өчен милли хәрәкәт митингы үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткәндәй булды. Бераз салмачарак булган урыс җанатарлары “русские”, “ирек” дип кычкыра башлады.
Митингта татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт, язучы Зәки Зәйнуллин, Юныс Камалетдинов һәм башкалар чыгыш ясады.
Зәки Зәйнуллин фикеренчә, премьер-министр Владимир Путин милләтләрнең хокукларын кысып, аларны күтәрелергә мәҗбүр итә. Ә моны урысларга, “татарлар күтәрелә”, дип аңлата.
“Путинга сугыш кирәк. “Зенит” җанатарларының, татарларны юк итәргә кирәк, дигән сүзләрен ишетеп тордык бит”, ди Зәйнуллин.
Иҗтимагый үзәкнең элекке рәисе Юныс Камалетдинов исә Татарстан Русиядән чыгарга тиеш дип саный. Башка түзәр хәлебез юк, ди Камалетдинов.
Митинг исеменнән резолюция дә кабул ителде. Резолюциядә:
Президентлыкны бетерү – Русия һәм Татарстан конституциясен бозу. Бу канун проектын Конституция мәхкәмәсе юкка чыгарырга тиеш.
Дәүләт Думасы – Русияне җимерү башында тора. Президентлыкны бетерү турындагы канунны кабул иткән депутатларга каршылык белдерергә.
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның ышанычны югалтуларын белдерергә.
Дәүләт Думасының конституциягә, Татарстанга каршы килгән тәкъдимнәрен хуплап торган, конституцияне яклый алмаган Татарстан Дәүләт Шурасын таратырга. Дәүләт Шурасына яңадан депутатлар сайларга!
Берләшкән милләтләр оешмасына, дөнья җәмәгатьчелегенә Русиядә җирле халыкларның хокукларын юк итү, демократия, федерализм шартларының бозылуы турында мөрәҗәгать итәргә.
http://www.azatliq.org/content/article/2225487.html

Комментариев нет: