четверг, 7 апреля 2011 г.

Казан, ИТТИФАК - партиясенең 20 еллыгы



12 апрель "Фикер" клубында "ИТТИФАК" партиясенең 20 еллыгы уңаеннан, аның җитәкчесе, татар милли хәрәкәт лидеры, язучы, тарихчы ФӘҮЗИЯ БӘЙРАМОВА белән очрашу булачак!
Фәүзия Бәйрәмова Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдә, бигрәк тә төрки һәм ислам дөньясында билгеле шәхес. Ул төрле елларда Бөтендөнья төрки ассамблеясының рәис урынбасары булып тора, Россия мөслимәләре оешмасының рәисе була, шушы мәсьәләләр буенча Америкада, Германия, Болгария, Белгия, Голландия, Дания, Төркия, Кипрда, Балтыйк буе илләрендә, Кырымда һәм Кавказда Халыкара җыелышларда чыгышлар ясый. Ул 1998 елны изге Мәккә-Мәдинә җирләренә Хаҗ кыла.

Фәүзия Бәйрәмова кеше хокукларын яклау буенча да дистә елларга сузылган эшчәнлек алып бара. Ул гаепсезгә Россия төрмәләренә утыртылган мөселманнарны һәм милли хокуклары бозылган татарларны яклап, төрле Халыкара оешмаларга, мәхкәмәләргә, хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итә. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Татарстанның һәм татар халкының бәйсезлеген яклап, империя шартларында авыр көрәш алып бара, ул милләт өчен Азатлык Символы булып тора.

Кичәгә килегез, дусларыгызны чакырыгыз!!!
12 апреля в 17:30

http://vkontakte.ru/event25809320

Комментариев нет: