среда, 13 апреля 2011 г.

Татарстан Җәмһүрияте президенты Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВка


Татарстан Җәмһүрияте президенты
Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВка
Күчермәсе: Казан Федераль университеты ректоры И. Гафуровка

МӨРӘҖӘГАТЬ


Татар милләтенең язмышын хәл итә торган аянычлы вакыйгаларга игътибар итүегезне сорыйбыз. Сүз Казан дәүләт университетының татар филологиясы һәм тарихы факультеты(татфак) турында бара.Бу данлы тарихы булган факультетта 6 кафедра, 14 профессор эшли, 900 студент белем ала. Билгеле булганча, тиздән Казан Федераль Университетының төзелеше расланачак. Факультетлар киңәйтелә, институтларга әйләнә. Татар җәмәгатчелеге татфак нигезендә татар телен, әдәбиятен,тарихын, мәдәниятен өйрәнүче Институт төзелер дип уйлаган идек.Аның исеме татар филология һәм тарихы Институты булсын(татарны өйрәнү Институты). Әмма ләкин татфак Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогик институтының татар филология факультеты белән кушылада филология һәм сәнгать Институтының бер бүлегенә әйләнә.
Казан Федераль Университетында барлык фәнни юнәлешләр үсә һәм матди яктан ныгытыла. Нигә соң татар гуманитар юнәлеше кыерсытыла һәм басыла? Бу мәсъәләне аңламаумы, татар гуманитар фәнен бетерү сәясәтеме? Мәсъәләне тагын бер тапкыр тикшереп булмас микән? Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогик институтының татар филология факультетының һәм татфакның фәнни юнәлешләре төрле бит алар. Нигә ике университетның бар гуманитар юнәлешләрен бер институтка тупларга?
Нигәдер тагын бер сорауга җавап юк: татар телендә төгәл фәннәрне укытучыларны ( математика, физика, химия) кем әзерләячәк?
Билгеле, татар теле фәне, татар әдәбияте фәне, татар тарихы фәне табыш китерми. Әмма ләкин алар булмаса милләт сарык көтүенә әйләнәчәк.
Хөрмәтле президент! Татар милләтенең язмышы сезнең кулда. Бу мәсъәләне кичектермичә хәл итүне сорыйбыз.

Бөтентатар Иҗтимагый үзәге рәисе Нуриәхмәт Галишан


Татфагым бетә – татарым да бетәме?
http://www.azatliq.org/content/feature/3549097.html

Комментариев нет: