пятница, 29 апреля 2011 г.

Россиядә мөселманнарга каршы репрессияләр туктатылсын!



Соңгы вакытта Россиядә мөселманнарга каршы репрессияләр киң колач алды, инде Төньяк Кавказда гына түгел, Идел-Уралда да мөселманнарны эзәрлекләүләр, гаепсезгә кулга алулар, җәзалаулар башланды. Бу хакта безгә Уфа шәһәрендә яшәүче татарлар мөрәҗәгать итте, анда ислам диненә килгән яшьләргә, татар-башкортларга каршы хокук саклау органнары чын мәгънәсендә ау башлап җибәргәннәр, аларны гестапо алымнары белән кыйнаганнар, җәзалаганнар, репрессияләргә дучар иткәннәр.
Аңа кадәр Идел-Урал мөселманнарының мәдәни һәм дини лидерларын кулга алалар һәм хөкем итәләр. Әйтик, 2010 елның 25 сентябрендә Мәскәү астында “САД” нәшриятының директоры, мәгърифәтче, хәрби врач АЙДАР ХӘБИБУЛЛИН кулга алына, тумышы белән Башкортстаннан булган бу гыйлем иясе судсыз-нисез һаман төрмәдә, сак астында тотыла. 2007 елның 15 маенда Уфаның танылган имамы СӘИД БАЙБУРИН шулай ялган юл белән кулга алынган һәм хөкем ителгән иде. Башкортстанда чыга торган “Мәйдан” газетасының редакторы, танылган җәмәгать эшлеклесе АЙРАТ ДИЛМӨХӘММӘТОВ, ачыктан - ачык мөселманнарны яклаганы өчен, 2011 елның 19 апрелендә Уфа шәһәренең Киров районы суды карары белән, 6 елга ирегеннән мәхрүм ителә, аңа кадәр ул озак вакытлар сак астында тотылган була.
Әмма Уфаның җәза органнары моның белән генә тукталып калмыйлар, лидерлары артыннан инде гадәти мөселманнарны да эзәрлекли башлыйлар. 2011 елның 17 мартында, җомга көнгә каршы кичтә, кораллы кешеләр Уфа шәһәрендә мөселманнар җыелып, чәй эчеп утырган квартирага бәреп керәләр, аларны тентиләр, куркыталар, яныйлар һәм төнгә каршы милициягә җыеп алып китәләр. Биредә аларны бер сәбәпсез, законсыз тәүлек буе сак астында бикләп тоталар, мыскыллауларга, җәбер-җәзалауларга дучар итәләр.
Мондый түбәнсетүләргә һәм хаксызлыкка түзә алмаган Башкортстан мөселманнары, 2011 елның 25 мартында Уфа шәһәренең Салават Юлаев исемендәге мәйданында пикет уздыралар. Хакимият тарафыннан рөхсәт ителгән бу пикетта биш йөздән артык кеше катнаша, яшьләр Россиядә, шул исәптән Башкортстанда да мөселманнарга каршы репрессияләрне туктатуны таләп итәләр, алар хокук саклау оешмаларының мөселманнарга карата канунсыз эш алып баруларын, аларны бер гаепсезгә эзәрлекләүләрен, җәберләүләрен, исламны мыскыл итүләрен гаепләп чыгалар. Уфа мөселманнары шулай ук Айдар Хәбибуллин һәм Айрат Дилмөхәммәтовларны азат итүне дә таләп итәләр. Яшь мөселманнар алга таба Уфада исламны яклап зур митинг уздыруны сорап, җирле хакимияткә гариза бирәләр.
Менә шуннан соң инде хокук саклау органнары “инициативаны” үз кулларына алалар – пикет оештыручыларны һәм митингка әзерләнүчеләрне эзәрлекләүләр, тикшерүләр, тентүләр, кулга алулар, кыйнаулар, җәзалаулар башлана, бу “кара эш”тә ФСБ, МВД, ЦПЭ (экстремизмга каршы көрәш үзәге) хезмәткәрләре башлап йөри. 2011 елның 6 апрелендә, иртән сәгать 7 дә, пикетта катнашкан 13 кешене өйләренә кереп тентиләр, үзләрен кулга алалар һәм ФСБ, МВД бүлекләренә алып китәләр. Биредә бу яшь мөселманнарны рәхимсез рәвештә җәзалыйлар, мыскыл итәләр, үз-үзләренә һәм башка мөселманнарга каршы шәһәдәтлек кылырга мәҗбүр итәргә тырышалар. Безгә килгән хатлардан күренгәнчә, 6 апрель көнне кулга алынган АЙРАТ ӘХМӘТОВ, ДИНАР АВДИКЕЕВ, РУСЛАН ЗӘЙНУЛИНны Уфаның экстремизмга каршы көрәш бүлегендә кул-аякларын бәйләп кыйныйлар, башларына капчык кидерәләр, муеннарын буалар, йөзләренә ботинка белән басалар, өсләренә салкын су сибәләр. Динар Авдикеевның аркасына сикереп менеп кыйнап, умыртка баганасын имгәтәләр, аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга мәҗбүр булалар, әмма “террорист” дип, хастаханәгә җибәрмиләр. Нәтиҗәдә 32 яшьлек Динар, ике кечкенә бала атасы, гомерлек авыру-гарип булып кала...
Шул ук көнне, ягъни, 2011 елның 6 апрелендә, Алексей Хәмәдиевны Уфа ФСБсына алып китеп сорау алалар, аңа пычак белән яныйлар, бугазына пычак териләр, бармакларын кисеп алырга тырышалар, боксер перчаткалары киеп, егетнең башын һәм күкрәген төяләр, бу хакта Хәмәдиевның медицина белешмәсе барлыгы билгеле. 11 апрель көнне Уфадагы медицина университеттыннан ФСБга шаһит буларак чакыртылган студент АРАМИС ФАЗЫЛОВны биредә кул-аякларын богаулап кыйнап ташлыйлар, башына капчык кидерәләр, тәненә ток җибәрәләр. Югарыда телгә алган мөселманнарның барысын да үз-үзләренә һәм башка мөселманнарга каршы шәһәдәтлек бирергә җәҗбүр итәргә тырышалар, әмма җәзачылар теләкләренә ирешә алмый.
Безгә килгән хаттан күренгәнчә, ФОГИЛЕВ ОЛЕГны 2011 елның 18 апрелендә урамда тотып алып, мәҗбүри рәвештә машинага утыртып, Уфа ФСБсына алып китәләр. Биредә аның кулларына богау салалар, башына кара капчык кидерәләр, тентиләр һәм боксер перчаткалары киеп, кыйный башлыйлар. Егет аңын җуеп егыла, аны яңаклап, кулларын изеп, аңына китерәләр. Фогилев Олег, эче авыртуга түзә алмыйча, туалетка барырга рөхсәт сорый, әмма аңа ФСБ хезмәткәрләре, туалет кәгазе урынына өстәлдә яткан Коръән китабы битләрен файдаланса гына, бәдрәфкә барырга рөхсәт бирәселәрен әйтәләр. Егет аларның бу оятсыз тәкъдимен исламны һәм үзен мыскыл итү, дип бәяли һәм ФСБ хезмәткәрләренең үзләрен хөкемгә тартуны таләп итә.
Югарыда телгә алган мөселманнарны милициядә бер тәүлек җәзалаганнан соң иреккә чыгарсалар да, әле Уфа подвалларында шактый мөселманнар бер гаепсезгә газап чигә, кыйнала һәм мәсхәрәләнә. Безгә килеп җиткән мәгълүматлар буенча, 2011 елның 7 апреленнән Уфа шәһәренең УФСБ һәм ЦПЭ биналарында мөселманнар ШӘРИПОВ М.Н., ГАЛИМОВ Ш.Ф., ГӘЛЛӘМОВ Р.Р., ИБРАҺИМОВ И.У., САТАЕВ Р.Р. бер гаепсезгә, законсыз рәвештә сак астында тотыла, кыйнала һәм җәберләнә. Әле без белмәгән, хәбәрләре безгә килеп ирешмәгән күпме мөселман бу подвалларда “погонлы палачлар” кулыннан газап чигәдер...
Бүгенге көндә Россиядә, шул исәптән Башкортстанда, аның башкаласы Уфада да, “террорга каршы көрәш” битлеге астында мөселманнарга каршы чын мәгънәсендә хокук саклау органнарының терроры бара. Үз хокукларын яклап пикет-митингларга чыккан мөселманнарны, шаһит рәвешендә милиция, ФСБ бүлекләренә чакыртып алалар да, аларны кыйнап, үз-үзләренә һәм башка мөселманнарга каршы шәһәдәтлек бирергә мәҗбүр итәргә тырышалар. Хокук саклау оешмаларының бу җәбер-җәзаларына, нигездә, җирле халык вәкилләре – татарлар, башкортлар, аеруча, яшь мөселманнар дучар ителә. Халыкның хокукларын сакларга һәм якларга тиешле оешмалар бүген Россиядә исламга каршы террор белән шөгыльләнәләр, яшь татар-башкорт мөселманнарына каршы гестапо алымнары кулланып, палачлык кылалар. Без моны Россиядә яшәүче урыс булмаган милләтләрне бетерү, ислам динен туктату, яшь татар-башкорт мөселманнарын юк итү өчен махсус эшләнә, дип бәялибез һәм дөнья җәмәгатьчелеген Россия террорына каршы ярдәмгә чакырабыз.

Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2011 ел, 29 апрель.

Массовый арест татар-мусульман в Уфе http://www.mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=4607

Комментариев нет: