суббота, 30 апреля 2011 г.

Урыс телен яклау хәрәкәте Чаллыга да килеп җитте


Сулдан уңга: Наил Нәбиуллин, Рәфыйк Кәримуллин, Зиннур Әһлиуллин
30 апрель көнне Чаллыда урыс телен яклау чарасында йөзгә якын кеше катнашты. Шуларның утызлабы, татар милли хәрәкәте вәкилләре, бу җыенга ризасызлык белдерде.
Җыенны оештыруны нинди дә булса фирка яки оешма үз өстенә алмады. Беренче булып сөйли башлаган Ольга Самсон, чара ата-аналар башлангычы белән уздырыла, дип белдерде. Җыенны уздыруда ул үзе башлап йөргән. Ольга Самсон шактый вакыт үз чыгышын башлый алмый торды. Чөнки аңа Рафис Кашапов җитәкчелегендә килгән ТИҮ вәкилләре ирек бирмәде. Шулай да халык беркадәр тынычлангач кына ул үз сүзләрен әйтә алды.
“Бездән – ата-аналардан, Татарстан мәгариф министрлыгы планы белән укытуда ризалык сорамыйлар. Ни өчен урыс теле сәгатьләре киметелә? Ни өчен балаларыбызга туган тел булмаган телдә укыталар? Республикада урыс теле туган тел буларак укытылмый” – диде Самсон.
Ольга Самсон чыгышыннан соң дивар өстендәге микрофонга сүз әйтергә теләүчеләр саны кискен артты. Халык бер-берсен аңламас, ишетмәс дәрәҗәгә дә җитте.
Бик озак бәхәсләрдән соң, Айдар Хәлимгә сүз бирү турында килешенде. Ул үз чыгышында Тукай, Муса Җәлил, Лермонтов һәм Пушкинны искә алды. Унбер татар шагыйренең фашист балтасы астына эләгүен, Гази Заһитовның беренче җиңү байрагы элүен һәм башка каһарманлыкларны да искә алды.
Айдар Хәлим Русиянең таркалуына да борчылу белдерде. Шушы сүзләрдән соң аңа иҗтимагый үзәк вәкилләре ризасызлык белдереп тавыш чыгарды.
Чаллы татар иҗтимагый рәисе Рәфис Кашапов рус шовинизмының чәчәк атуына юл куярга ярамый дигән фикердә.
“Татар мәктәпләре ябыла. Яшьләр дә урыс телендә генә сөйләшә башлады. Бу урыс хакимияте басымын күрсәтә. Мәскәүдә Медведев: “Сез урыс халкы мәдәниятенең, тарихының, диненең бөеклеген танырга тиеш”, дип чыгыш ясагач, шушы күренеш башланды”, ди Кашапов.
Чаллыдагы җыенда Казан “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк Кәримуллин катнашты, кайнар бәхәсләрдә үз фикерләрен әйттеләр.
Әлеге урам җыенында йөзләп кеше катнашты. Утызлабы татар милли хәрәкәтеннән иде.
http://www.azatliq.org/content/article/16798780.html

Комментариев нет: