суббота, 21 мая 2011 г.

Казанда татар телен яклап пикет үтте


21 май көнне Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында пикет узды. Аның шигарләре Дәүләт думасында татар телен укытуга каршы әзерләнүче канун өлгесенә каршылык белдерү һәм Федераль университет нигезендә татар институты ачуны таләп итү эчтәлегендә иде.
Митингка Татар иҗтимагый үзәгенән, аның Түбән Кама бүлегеннән утызлап активист килгән иде. Алар “Татфакны юк итү - татар милләтенә балта чабу”, “Президент Миңнеханов татфакны - татар телен, фәнен университеттан кууга юл куймагыз!“, “Уе юкның - теле юк, теле юкның- иле юк”, “Ректор Гафуров! Татфак нигезендә татар филологиясе, тарихы институтын оештыруны таләп итәбез!”, “Татар халкын урыслаштыруны туктатыгыз!”, “Татары, борьба за наш язык - это наша Сталинградская битва! Ни шагу назад!”, “Татар телен мәктәптән куу - җинаять!" дигән шигарләр белән басканнар иде.
Татар иҗтимагый үзәге урынбасары Фәрит Зәкиев: “Без бик сәер эш белән шөгыльләнәбез,” ди. Русия конституциясен Дәүләт думасыннан саклыйбыз, аннан чыккан кануннар Русия конституциясен боза", ди ул.
“Дәүләт телләрен укыту - ул республика эше. Ул безнең кануннар буенча булырга тиеш. Ә Дәүләт думасы республика эшләренә тыкшына. Һуманитар педагогик университеты да бетте. Хәзер безнең милли югары белем алырга бернинди өмет калмады. Һуманитар институтында, дәүләт университетында бар иде татфак, ә хәзер аларны куштылар да, ул хәтта институт та булмый, бер бүлек кенә булып кала.”
Митинг активистлары Федераль университет нигезендә татар институты булуын таләп итә. "Анда татар филологиясе, татар әдәбияты фәне, татар тарихы фәне булырга тиеш", ди Зәкиев.
http://www.azatliq.org/content/article/24181849.html

Комментариев нет: