пятница, 29 июля 2011 г.

Без Октябринадан!



Идрисов Ралиф Ривгат улы, сез туган авылыгызның тарихын беләсезме?
1927 елны Казан төбәгеннән Олы Ачасыр авылыннан җиде гаилә куылып, булачак Октябрина авылына килеп, нигез салалар, авылның исеме Октябрь революциясе белән бәйле. Төбәгебезнең ак сакаллары әйтүенә караганда алар булачак авылга Октябрина исемен коммунистлар партиясенә яраклашу өчен кушканнар киләчәктә дә ошбу урыннардан куып җибәрүледән курыкканар. Соңрак 1930-нчы елларда Нурлат районының Фума авылында яшәүчеләре Иосиф Сталин реформалары нигезендә безнең авылда шулай ук яшәү урын табалар. Коммунистлар чорында авылыбызда дүрт сыер, ат, тавык, куян фермалары бар иде. Авылыбызның басулары гөрләп торды. Күптән түгел авылыбызның тарихында беренче тапкыр гөрләтеп, зурлап Сабан туй бәйрәм ителде, авылдашларыбыз, якташларыбыз кайдан гына кайтмадылар. Киләчәктә дә Сабан туй бәйрәмнәрен һәр елны зурлап бәйрәм итәргә насыйп булсын дип күтәренке күңел белән таралыштылар.

Ралиф, ни өчен сез эшмәкәрлек эшенә алындыгыз, нәрсә белән шөгельләнәсез?
Советлар Союзы җимерелгәннән соң авыл хуҗалыгының киләчәге юкка чыкты. Басуларны чүп басты, барлык фермаларны сүтеп тараттылар, авыл хуҗалыгы техникасын кирәкле кешеләргә сатылды, җыеп кына әйткәндә авыл халкы хуҗасыз калды. Ул чорларда авылыбызның председателе Шарапов Касыйм колхозыбызны саклап калу өчен бик күп тырышты, әммә дәүләт бюрократик машинасы үз эшен эшләде. Бу аяныч хәлләр авыл халкы өчен зур кайгыга әйләнде. Авыл яшьләренең күпчелеге шәһәрләргә китте, бары тик әби-бабайлар бу хәлләргә зарланып, сыкрап яшәүләрен дәвам итәләр. Мин бик күп уйлаганнан соң крестьян - фермерлык хуҗалыгы ачарга булдым һәм ялгышмадым. Фермерлык эшемдә иң беренчеләрдән булып әтием белән әниемнең ярдәмен тойдым. Аларның тормышы турында аерым әйтеп китәсе килә. Әнием Нургаләм 18 яшендә авылыбызга килен булып төшә һәм шуннан бирле озак еллар фермада сыер савучы булып эшләгән. Әтием Ривгат шулай ук 45 ел авыл хуҗалыгында эшләгән, бик күп орденнар, медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. Минем фермерлык эшендә бер туганнарым апам Нурзия, сеңлем Нурия, энекәшем Рамил, Чаллыдан: җизнәй Рәфис Кашапов, кияү Илфат Гильфанов, килен Лилия Насибуллина; Нурлаттан: Рәмзия белән Рәис Яруллиннар; Фумадан: Тәнзилә белән Тәлгать Мухаметшиннар; Мәскәүдән: Лена белән Равил Каюмовлар һәр даим мораль яктан ярдәмнәрен тоям. Барча туганнарымның, дусларымның миңа теләктәш булулары минем эшләремне алып баруда дәрт өсти, киләчәккә ышаныч белән яшәүгә өмет уята.

Шушы 6 ел эчендә сез нинди уңышларга ирештегез һәм нинди югалтуларга дучар булдыгыз?
Иң беренче эшем 10 га печән эшеннән башланып китте, тора бара 26 га җиремдә мин люцерна, печән "костер", бәрәңге, ике төрле чөгендер, кишер, кәбестә чәчтем, бүгенге көндә хуҗалыгымда 50 баш каз бәбкәсе, сыерлар, бозаулар, сарыклар бар. Үткән корылык елында фермерлык хуҗалыгым корылыктан бик нык интеккәч, өч ясалма күл ясарга карар кылдым һәм, Аллага шөкер, бу күлләрем бүген дә минем хуҗалыгыма су белән тәэмин итеп торалар. Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министырлыгыннан миңа урман кисәргә рөхсәт биргәннән соң, агач кисү цехы (пилорам) гөрләп эшләп китте. Югалтуларым: ике ел рәттән корылыктан зыян күрдем, умарта кортларын, атыбызны урладылар, бер тракторымны җимерделәр. Болар берсе дә баш бәләсе түгел, исәнлек булсын, мондый авырлыкларны җинеп чыгарбыз, Алла теләсә.

Сезнең КФХ "Идрисов Р.Р." на гади авыл халкының мөнәсәбәте?
КФХ "Идрисов Р.Р." гына авыл халкы төрлечә карый: берәүләре мине сүгәләр, тутырып "чәйниләр", "халык җирен файдаланып кулакка әйләнде,череп баеды" дип сөйләнәләр; икенчеләре һавага чөеп мактыйлар, "булдырасың!" дип уңышлар телиләр; кайберләре минем хуҗалыкта эшлиләр. Гәйбәтчеләргә минем әйтер сүзем бар: "Безнең Нурлат районында 30% тирәсе урыслар һәм шулай ук татарлар, чувашлар яши. Минем аеруча чуваш милләтенә тукталасым килә. Алар көне-төне үзләрнең хуҗалыкларында, сәнәгать оешмаларында бердәм булып эшлиләр һәм инде аларның тормышлары да безнекеннән аерылып тора. Без татарлар үзебзне, мөселман чиста, пөхтә, тырыш халык диеп әйтергә яратабыз, ә чынбарлыкта татар авылларында әби-бабайлардан башлап яшь егетләр, кызларга хәтле эчеп исереп йөрүләрен күрергә туры килә, шул ук бервакытта бер-берсенә көнләшү, гәйбәт сату да ишетелә. Безнең якын тирәдәге чуваш авылларында кайсыбер гаиләләр 30-40 мең сумлык җир җиләген җыеп базарга алып чыгып саттылар, гәйбәтчеләргә киңәшем шул: чувашлардан үрнәк алсыннар иде."

Сезнең эшегезгә Нурлат хәкимият җитәкчеләре ничек карый?
Бик күп кеше җитәкчеләрдән зарланырга ярата, әммә дә ләкин мин зарланырга җыенмыйм, киресенчә. Нурлат хакимиятенең төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре хуҗалык эшләрем белән даими кызыксынып торалар, хәттә миңа берничә ел тракторларга өлешчә ягулык белән тәэмин итәләр, шулай ук ашлама белән дә. Әле үткән елны гына, белгәнегезчә, бик көчле корылыктан соң Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгынан безнең малларыбызга да берничә тапкыр субсидия белән ярдәм иттеләр. 2011 елның март аенда тантаналы рәвештә Нурлат районының хакимият башлыгы Наил Шарапов, Татарстан Республикасының крестьян - фермерлык хуҗалыгына зур өлеш керткән өчен, мактау грамотасы белән бүләкләде.

Татарстан авыл хуҗалыгында эшләүче эшмәкәрләргә нинди теләкләрегез бар?
Татарстанда, гомүмән бөтен Рәсәйдә фермерларга, шулай ук шәхси эшмәкәрләргә эшләү бик авыр. Иң беренче булып юридик яктан документларны теркәү чорында чиновникларның бюрократик каршылыгына очрыйлар, ә инде фермерлык эшен башлап җибәргәч налог, пожарный, полиция, сансединстанция, экология хезмәткәрләре теңкәгә тия. Нинди генә авырлыклар булмасын эшмәкәрләр үз хокуклары өчен көрәшергә һәм алга таба барырга тиешләр.

Чит ил фермерлары белән Рәсәй фермерлары арасында нинди аермалыклар бар?
Америка Кушма Штатларында фермерлар авыл хуҗалыгы продукталарын җитештерү буенча дөньяда беренче урында торалар. Икенче-өченче-дүртенче урыннарны Европа дәүләтләре ала. Рәсәй алга киткән илләрдән 50%-60% авыл хуҗалык продуктларын сатып ала, әлбәттә доллар, евро исәбенә. Рәсәйгә җир шарының 1/7 өлеше туры килә, бу җирләр чәчеп - уру өчен, көтүлек өчен, урман эшләре өчен, халык тормышын яхшыртуга, дәүләт дәрәҗәсендә зур мөмкинлекләр ача. Ә без нәрсә күрәбез: миллионнаган гектар җирләр, ташландык хәлендә, чүп үлән басып киткән; дөрләп урманнар яна; завод-фабрикаларның пычрак калдыкларыннан елгалар, күлләр зарар күрә. Без үзебезгә дә, табигатькә дә битараф булырга тиеш түгелбез!

Сәясәткә, милләтебезгә, динебезгә карашыгыз ничек?
Сәясәтнең бик пычрак эш икәнен аңлыйм. Мин сәясәтче түгел, бары тик эшмәкәр, шулай булса да сәясәт белән кызыксынам. Безнең татар халкының 1000 еллык тарихы бар, гасырлар буенча халкыбыз бик күп авырлыклар, газаплар кичергән. Милләтебезнең исән калуында аның рухы, горыф-гадәтләре, Ислам дине, туган телебез зур роль уйнаган дип уйлыйм. Күптән түгел генә мин Вконтактеда үземнең битемне ачтым һәм анда сәясәтчеләр, җәмәгать эшлекләре, язучылар, шагыйрьләр, артистлар һәм башкалар белән дуслашып төрле әңгәмәләрдә, сөйләшүләрдә катнашырга телим. Чөнки без кечкенә генә авылда "партизаннар" кебек яшибез, ә Интернет зур дөньяга чыгара.

Киләчәккә нинди планнаргыз бар?
Алла теләсә, киләчәктә мин сыер, сарык, шиншила фермасын булдырырга телим, чөнки моның өчен барча мөмкинлекләр дә бар, бары тик финанс мәсәләсен хәл итәргә кирәк. Үз хуҗалыгымда балык үрчетергә дә телим.

Әңгәмәне алып баручы: Гөлинә Мухаметшина (Нурлат)
http://www.tatar-gazeta.ru/

Комментариев нет: