вторник, 2 августа 2011 г.

«Рәшит Әхмәтовны кем үтерергә теләде?» - Кто хотел отравления Рашита Ахметова?

РАШИТ АХМЕТОВ РАССЧИТЫВАЕТ ВОЗОБНОВИТЬ ИЗДАНИЕ
СВОЕЙ НЕЗАВИСИМОЙ ГАЗЕТЫ В АВГУСТЕ 2011 года



“Звезда Поволжья” газеты редакторы Рәшит Әхмәтов 42 көн хастаханәдә ятканнан соң, хәзер “Ливадия” шифаханәсендә дәвалана. Татарстан хокукларын даулаган редактор билгесез көчләрнең аны агулау ихтималын кире какмый. Әхмәтов көздән газетны яңадан чыгара башлау уйлары белән яши. «Татар заманы» хәбәрчесе «ЗП» редакторының хәлләрен белешеп кайтты.

Татарстан хокукларын яклаган, татар милләте, татар-рус мөнәсәбәтләре турында кыю язмалар бастырган “Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов июнь башында йөрәк инфаркты кичереп, больницага эләкте. Анда аның йөрәгенең чирле булуы ачыклангач, Әхмәтовка бик авыр операция ясалды. Рәшит Әхмәтов хастаханәгә эләгүенең сәбәбе – махсус агулау дип фаразлаучылар булды.

“Ливадия”дә дәваланган Рәшит Әхмәтов янына килүче халык өзелеп тормый. Җәмәгатьчелек аның сәламәтлеге белән кызыксына, газетның киләчәге өчен борчыла. “Звезда Поволжья” чыкмый башлагач, Казан яртылаш караңгылыкта калды, дигән уйлар белән Әхмәтовның хәлен белергә Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә килде. Галишан Нуриәхмәт, Зәки Зәйнуллин, Ринат Йосыповның Әхмәтовны агулауда шикләре юк.

Ринат Йосыпов агулауның сәбәбен Фәүзия Бәйрәмованың шактый шау-шу тудырган “Мы татары, а не русские” язмасыннан күрә. «Казанны кара көчләр басып алды. Рәис Сөләймановны Русиянең стратегик өйрәнүләр институтының Идел буе бүлегенең җитәкчесе итеп билгеләүләре шул турыда сөйли. Рәис Сөләймановтан Әхмәтовны кемнәрнең агулавы турында сораган идем. Ул аппарат кешеләре, диде. Димәк, Мәскәү бу эшен бездәге кара көчләрнең кулы ярдәмендә башкарып чыкты», – ди Ринат Йосыпов.

“Әхмәтовны кем үтерергә теләде?”

«Русиянең куркынычсызлык советында эшләгән Борис Березовский Русиядә кешеләрне агулау өчен махсус әйберләр булуы турыда чыгыш ясаган иде. Алар кешенең агулаганын күрсәтми, теләсә нинди чирләр китереп чыгара», – ди Галишан Нуриәхмәт. Сүз уңаеннан, Рәшит Әхмәтовта яңа чир – шикәр диабеты да тапканнар. Гомумән, Русия үтерелгән журналистларның саны ягыннан дөньяда бишенче урында тора.

Русия президенты Дмитрий Медведев Казанга килгән көнне татар иҗтимагый үзәге пикет оештырырга теләгән иде. Әмма пикетка рөхсәт бирелсә дә, аны үткәрмәделәр.

Һәм иң гаҗәбе: “Әхмәтовны кем үтерергә теләде?”, дип язылган плакатны тартып алганнар һәм хәзер дә бирмиләр икән.

“Звезда Поволжьяны” Русия президенты аппараты укып бара иде. Мәскәүгә урыс шовинистлары Салагаев, Щегловлар да ул газета өстеннән зарланып торды. Хәзер алар газетның чыкмавына сөенә», – ди Ринат йосыпов.

“Звезда Поволжья” урынына Мәскәү яклы яңа газета чыгару турында да сүз йөри икән. Шулай да милли җәмәгатьчелек редактор Рәшит Әхмәтовның тиз арада савыгуына һәм “Звезда Поволжья”ның яңадан чыга башлавына өметләнә.
Тимер Сәгыйтев

http://www.tatartime.com/?p=2442

Впервые за 12 лет НЕОЖИДАННО ПРЕРВАН ВЫПУСК газеты «Звезда Поволжья». Причина – 57-летний главный редактор Рашит Ахметов (на фото) экстренно госпитализирован с серьезным заболеванием. Он утверждает, что его отравили, вследствие чего ему пришлось пережить клиническую смерть. Недоброжелатели выдвигают версию, что шеф «ЗП» уже отработал свое, стал не нужен прежним покровителям, поэтому от него решили избавиться. Но это, конечно, всего лишь одна из многочисленных версий, порожденных внезапным прекращением бесперебойного выпуска «ЗП». Тем не менее, несмотря на всю сложность положения, небольшой коллектив «ЗП» не теряет надежды на возобновление выпуска газеты уже в июле. И еще более крошечный коллектив «ЧС» не может не выразить солидарности с коллегами в этом плане. Желаем Рашиту Ракиповичу скорейшего возвращения в строй, проявления мужества и силы духа, которые сейчас ему очень понадобятся для того, чтобы выстоять в этой непростой жизненной ситуации. Надо не поддаваться болезни, бороться до конца, возобновить выпуск газеты и это придаст дополнительные жизненные силы! Ведь газета – это то, ради чего мы живем. И ради чего, честно говоря, стоить жить!
«Честное слово. Казань», 27 июня 2011
http://www.chskaz.narod.ru/chs104_2.html
Мы призываем читателей газеты «Звезда Поволжья» оказать решительную поддержку этой газете и ее главного редактора Рашита Ахметова!
Председатель ТОЦ Рафис Кашапов.

Комментариев нет: