среда, 17 августа 2011 г.

Җәмигъ мәчете-Митинг! Мечеть Джамиг - Митинг!


Хөрмәтле чаллылар!

Татарстанның иң зур мәчете булырга тиешле Җәмигъ мәчетенең төзелеше тукталып калды, Чаллы халкы мәчет төзелүенә өметен өзеп бара. Без Яр Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) активистлары ошбу хәлләргә борчылып, җөмһуриятебез халкына мөрәҗәгать белән чыгарга булдык, аеруча безнең сүзләребез шәһәрдәшләребезгә кагыла. Яр Чаллы шәһәр үзәгендә, хакимият бинасы янында мәчет төзелеше өчен урын бирелгәнгә 20 ел тирәсе үтте. Аллаһы йортын төзү эшләрен заманында татар милли азатлык хәрәкәте башлап җибәргән булса, ә хәзерге чорда мөхтәсибәт, шәһәр җитәкчеләре, сәнәгать оешмалары бу изге эшкә алындылар. Аларның барчасына Аллаһы Тагәләнең рәхмәте яусын!
Җәмигъ мәчете шәһәр үзәге архитектурасын тулыландырып торырлык дүрт манаралы гаҗәеп матур бина булып, Аллаһ йортында берьюлы 3200 кешегә һәм алардан 500 урын хатын-кызлар өчен дә гыйбадәт кылу мөмкинлеге булачак, дип көтелә. Янында 200 кешелек мәдрәсә, хәләл кафе, хәләл продукциясе белән кибет дә төзелергә тиеш. Мәчет янында бәйрәм чараларында 15 – 20 мең кешегә исәпләнгән мәйдан да булачак.
Аллаһы боерса мәчетебезне төзи алсак, ул шәһәребезнең горурлыгын, дәрәҗәсен һәм безнең татар мөселман, башка милләт вәкилләренең дә рухын күтәрәчәк.

Мөрәҗәгать!

Хөрмәтле чаллылар, шәһәребездә яшерен казинолар, фахишәләр өчен, төнге клублар, наркоманнар өчен төрле притонннар эшли. Спиртлы эчемлекләр, сыра, тәмәке, сату өчен супермаркетлар көне – төне эшли. Әле күптән түгел генә Кама елгасы яр буенда “Чаллы Яр” исемендәге шәһәрчек төзи башладылар, шәһәр байлары өчен үтә дә кыйммәтле материаллардан зур-зур коттеджлар, бассейннар, яхталар, яр буенда махсус су керү урыннары, кафеләр, рестораннар, бильярд-клублар, теннис мәйданчыклары төзеләчәк. Бу төзелешкә белгечләр әйтүе буенча күп миллиардлар китәчәк. “Чаллы Яр” Мәскәүдәге “Рублёвка” шәһәренә тиң булачак дип фаразлыйлар. Шул ук бервакытта шәһәр мәчет төзелешенә акча табалмый. Хәлле бай кешеләребез “Бездә бит кризис, хәлләребез бик авыр” дип әйтәләр. Гыйбрәт өчен: мәчет төзелешенә әрмән, урыс, грузин, чуваш милләтеннән ярдәм итүчеләр бар, ә безнең шәһәребезнең 250 000 татары кайсы кыйблага карый?! Җәмәгать! Шәһәребездә 1173 миллионер һәм бер миллиардер яши, бер ел эчендә генә аларның саны 365кә артты. Алар шәһәребезнең әхлакый тормышына ярдәм итәргә тиешме?
Хөрмәтле милләттәшләр, шәһәребезнең яшьләре спиртлы эчемлекләр, наркотиклар, фәхишәлек һәм төрле ярамаган эшләр белән шөгельләнә. Без аның нәтиҗәсендә күрәбез: күпме гарип бала туа, япь–яшь гаиләләр аерылыша, үтереш, СПИД, сифилис, наркомания шәһәребезне басып алды. Котылу юлы бер: Ислам динен кабул итү! Ә бу юлда зур эшләребезнең берсе: Җәмигъ мәчетен төзү.
Җәмигъ мәчетенең төзелешен яклап, 2011 елның 5 сентяберендә (дүшәмбе – понедельник) кичке сәгать 18.00 Җиңү паркында митинг үткәреләчәк. Милләтәшләр митингта актив катнашуыгыз сорала, без күп булып, күмәк булып үз сүзебезне әйтсәк, Аллаһы боерса, теләгән эшләребезгә ирешербез. Әмин!
Мөрәҗәгать Яр Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәгенең гомүми шәһәр җыенында кабул ителде. Булачак митингны оештыру буенча теләкләрегезне, тәкъдимнәрегезне телефон аша җиткерә аласыз: 8-906-330-47-73, Рафис Кашапов.

Уважаемые челнинцы!

Строительство самой большой мечети Татарстана Джамиг приостановилось. Челнинцы теряют надежду на завершение строительства. Мы активисты Татарского Общественного Центра (ТОЦ) обеспокоены этим, обращаемся к народу республики, а особенно к нашим горожанам. Около 20 лет назад в центре города, рядом с мэрией была дана земля под строительство мечети. В прошлом за строительство дома Аллаха взялось татарское национальное движение, а сейчас это святое дело продолжают мухтасибат, руководство города, государственные предприятия и частные предприниматели. Пусть Всевышний благословит их во всех добрых делах!
В мечети будет четыре минарета. Соборная мечеть будет уникальной и тем, что она вместит одновременно 3200 прихожан, 500 мест из которых предназначено для женщин. Помимо мечети будет построено учебное заведение на 200 учащихся, небольшая гостиница, халяль кафе, магазины с халяль продукцией. Возле мечети на площади во время праздников смогут уместиться до 15-20 тысяч верующих.
По воле Всевышнего, если мы построим мечеть, то это будет гордостью и престижем для нашего города, а так же поднимет дух у татар мусульман и представителей других национальностей.

Обращение!

Уважаемые челнинцы, в городе работают подпольные казино, ночные клубы для проституток, притоны для наркоманов. Днём и ночью работают магазины, супермаркеты, которые продают спиртные напитки, пиво, табачные изделия. Только недавно у берега реки Кама начали стройку городка под названием “Чаллы Яр”. Для местных богачей города строят коттеджи из дорогостоящих материалов. В состав поселка входят бассейны, кафе, рестораны, бильярд–клубы, теннисные корты, собственный песчаный пляж, зоны сервиса и др. По словам специалистов, на эту стройку уйдет миллиарды. «Чаллы Яр» будет равен Московской «Рублёвке». А в это время город не может найти деньги для строительства мечети. Богачи оправдываются и говорят, что у них кризис и что положение у них тяжёлое. Для примера: для строительства мечети помогли представители других наций, т. е. армяне, русские, грузины, чуваши, а на какую Каабу смотрит наш город с населением 250 000 татар?! В городе живут 1173 миллионеров и один миллиардер, только за один год их число увеличилось до 365. Должны ли они помогать духовной жизни города?
Дорогие соотечественники, молодежь нашего города перед нашими глазами разлагается, употребляя спиртные напитки, наркотики, занимаясь развратом. Мы видим последствия этих действий: сколько рождаются дети-инвалиды, молодожены разводятся, убийства, СПИД, сифилис, наркомания. Спасение только одно: принять Ислам! И мечеть Джамиг поможет нам на этом пути.
5 сентября 2011 года (понедельник) в 18.00 в парке Победы пройдет митинг в поддержку строительства мечети Джамиг. Соотечественники, если нас будет много, мы будем едины и сможем сказать своё слово, то по воле Всевышнего, мы сможем добиться своего! Аминь!
Обращение принято на общегородского собрании Набережночелнинского Татарского Общественного Центра. Все пожелания и предложения по будущему митингу вы можете передать по телефону: 8-906-330-47-73, Рафис Кашапов.

Ас-саляму Алейкум Варахматуллахи ва Баракатуху!
Мечеть Джамиг - приглашаем на митинг!
Жәмагәт, бу информацияне Интернеттан халыкка таратуыгызны сорыйм, халыкны митингка күп жыярга кирәк! Җәмигъ мәчете-митингка чакырабыз!

http://vkontakte.ru/event29567396#/event29567396
http://my.mail.ru/community/jamig/CC66E6F1D5D8B06.html
http://www.facebook.com/event.php?eid=128015663961631
http://open-letter.ru/letter/36774
ТОЦ –татары, поддержим Соборную мечеть!
http://www.tatargazeta.ru/
Мечеть Джамиг - Митинг!
http://tatar-gazeta.ru/index.php?limitstart=8

Комментариев нет: