среда, 31 августа 2011 г.

«Дәүләтне “мә” дип китереп бирмиләр»


1990 елның 30 августы — Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгән көн. Халкым гасырлар дәвамында бәйсез булам дип хыялланган, изү астында яшәсә дә, телен, динен, гореф-гадәтләрен күз карасы кебек саклаган. Моннан 21 ел элек без бер йодрык булып берләшкәндә үзебезнең зур көч икәнебезне аңладык, озак булмаса да, ирекнең тәмен татып калдык. Безгә 1990 елдагы кебек форсат тагын бирелерме? Суверенитетны яулап алучыларга алмашка килердәй, милләт өчен җаны-тәне белән янып йөргән яшьләр бармы? 30 августны ничек билгеләп узасыз?


Фәүзия БӘЙРӘМОВА, язучы:
— 30 август минем өчен зур тарихи вакыйга. Аны барлыкка китерүдә, депутат һәм милли сәясәтче буларак, үзем дә катнаштым. Тарихка борылып карасак, Татарстан, татар халкы гасырларга сузылган коллыктан соң дөньяга бәйсезлеген игълан итте, үзенең сүзен, татар милләте барлыгын әйтә алды, башын күтәрде. Иң мөһиме — гаять җаваплы бу эшне без кан коймыйча эшли алдык. Шушы зур вакыйгада бер кешенең дә тырнагы да сынмады, чәч бөртеге дә коелмады. Бәйсезлек 30 августта күктән килеп төшмәде. Аңа хәтле бик зур эшләр алып барылды: ике ел буе дистәләгән, хәтта йөзләгән митинг, пикетлар оештыру, гел шушы теманы күтәрү, милләтчеләрнең миллионлаган имза җыеп Мәскәүгә илтүе...
Бу хакта кискен бәхәсләр барды. Төрле яклап янадылар. Шуңа декларация кабул иткән вакытта Татарстан җитәкчеләре кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр булдылар. Әмма ул татар милләтенә зыян китерә торган ташламалар иде. Декларациягә дәүләт теле дип ике тел кертелде. Ә бит башта бер — татар теле генә дәүләт теле итеп калдырылырга тиеш иде. Декларацияне кабул иткәндә төнге 11 нчеләр киткән иде. Халык алдына чыктым да: “Тел биреп дәүләт алдык, җәмәгать”, — дидем. Башта халкым аңламады. “Минем сөенәсем килә, әмма йөрәгемдә әрнү”, — дип әйттем.
Кызганыч, бу вакыйгага 21 ел үтте, бүген тел дә, дәүләт тә юк. Татарстан җитәкчеләре әлеге декларациянең кадерен белмәде, аны эшләтмәде, аңа таянмады, андагы күп пунктлар үтәлмәде. Декларация онытылды. Шул ук вакытта ул юкка да чыкмады. Аның барлыгы — тарихи факт. Шуны аңласыннар иде. Татарстан өчен киләчәктә бик кирәк булачак әле ул.
Бәйрәм үткән ел да, быел да ураза аена туры килде. Быел 30 августта Гает көне дә булачак. Икеләтә бәйрәм. Гаиләбез белән ураза тотабыз, Аллага шөкер. Республика көнендә иремнең туган ягы Аксубайга мәчет ачылышына кайтырга җыенабыз.

Рафис КАШАПОВ,Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе:
— Чаллы татар иҗтимагый үзәгендә 30 август алдыннан җыелыш үткәрдек. Бәйрәм көнне Бульварга җыелышачакбыз. Берничә төрле, мәсәлән, “30 августны онытмыйбыз” кебегрәк плакатлар әзерләдек, аларны күтәреп чыгачакбыз.
1992 елгы референдум вакытында 62 % тирәсе халык Татарстанны бәйсез дәүләт дип санады. Аны бернинди конституцион судлар да, прокуратура, ФСБ, сәяси оешмалар да юкка чыгара алмый, чөнки ул халык фикере.
Менә уйлап карыйк әле. Татарстанның 1552 елдан соң беренче тапкыр үзенең президенты, гербы, гимны булды. Татар халкын яклый торган дәүләт дәрәҗәсендәге төрле оешмалар барлыкка килде. Ләкин хәзер чигенеп барабыз. Дингә, халыкны яклый торган оешмаларга каршы басым сизелә. Тик нинди генә каршылыкка, авырлыкка очрасак та, милли азатлык хәрәкәте өчен көрәшергә, 30 августта игътибарыбызны шушы вакыйгаларга юнәлтергә тиешбез.

Флера АБДУЛЛИНА, “Татарлар” тапшыруы алып баручысы (“ТНВ”):
— Суверенитет игълан ителгәннән бирле бәйрәмгә чыга алганым юк. Ел саен эш көненә туры килә. Әгәр ял итсәм, бик теләп чыгар идем.
Бәйсезлек алган көнне онытырга хакыбыз юк. Дәүләтебез булган һәм булачак. Чишмәне күпме генә кыссаң да, ул икенче яктан бәреп чыгачак һәм тагын да көчлерәк ургылачак. Халкымны да шулай чагыштырыр идем. Алмашка милли җанлы яшьләребез үсеп килә.
Шунысы эчне пошыра: үткән ел 30 август ураза аена туры килде. Быел да шулай булачак. Ә милләттәшләрнең күбесе моңа игътибар да бирми. Эчеп, кәеф-сафа корып утыралар. Башка вакытта да эчәләр инде. Әмма изге айда, шушы зур бәйрәмдә дә шулай кыланулары бик начар. Бу безне бер дә бизәми.
Илфак ШИҺАПОВ, журналист һәм продюсер:
— 30 августны күпләр Шәһәр көненә әйләндереп бетерде, суверенитетның исеме дә калмады. Шулай да, безнең өчен ул республика көне, бәйсезлек алган көн булып калачак.
Форсатка килгәндә, бу өлкәдә эшләүче милли җанлы яшьләребез, яңа буын милләтчеләребез бар. Әмма алар гына татар халкына әллә ни зур файда китерә алыр дип уйламыйм. Бүген Татарстан бәйсез һәм бәйсез булып яши алыр дип һич кенә дә санамыйм. Безгә иң беренче чиратта телне һәм милләтне саклап калу зарур. Моның өчен татарча яшәргә, татарча эшләргә, татарча язарга кирәк.

Наил НӘБИУЛЛИН, “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе:

— 30 август — Татарстан бәйсезлек алган, татар халкы дәүләтчелекне кайтарган көн. Аны онытырга ярамый. Дөрес, безнең суверенитетны саттылар, һаман да башка дәүләт һәм хакимият астында яши бирәбез. Әмма, ничек кенә булмасын, 30 август мәңгегә хәтеребездә калачак. Ул көнне без, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, Казанның Бауман урамында көндезге сәгать уникедә пикет оештырачакбыз. Шундый ук пикетлар Уфа, Чаллыда да узачак.
Сер түгел, бу дәүләт бүген халыктан бәрәннәр көтүе ясау белән шөгыльләнә, бездә деградация, артка тәгәрәү көчле. Әмма актив хәрәкәт итүче, суверенитет, бәйсезлек дип йөргән яшьләребез, Аллага шөкер, аз түгел. “Азатлык” берлеге милли җанлы яшьләрне үзенә җыя бара. Төп лозунгыбыз да — “Азатлык” — ул безнең киләчәк”. 90 нчы еллардагы кебек форсат тагын бирелер әле дип уйлыйм. Күңелемә якындагы 5-10 елда Татарстан тагын зуррак масштабта бәйсезлек алыр кебек.

Миңназыйм СӘФӘРОВ, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире:
— Бу минем өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе. 30 августны көтеп алып, балаларны кечкенә чактан ук үзебез белән бәйрәмгә ияртеп чыга торган идек. Алар бу көннең мәгънәсен, кыйммәтен белеп үстеләр. Соңгы елларда бәйрәмгә күбрәк үзем генә, күзәтер өчен чыгам, фикердәшләремне очратып, рухымны барлыйм. Әмма андагы тамашаны күреп, йөрәгем әрнеп кайтам. Шушы тарихи вакыйгага ия көнне ниндидер бер җиңелчә бәйрәмгә әйләндерделәр. Төрле шоулар оештырып, халыкны шул рәвешле көлдергән булалар, бөтен игътибар күңел ачуга, ашау-эчүгә бирелә кебек.
Дөрес, бөтенесен дә бер калыпка салмыйм. Кешенең эчке күңеле, рухы бар. Дәүләтчелек безнең канга сеңгән. Аны кысарга, телебезне тыеп торырга мөмкиннәр, әмма ул күңелебезгә кереп урнашкан, куып чыгара алмыйлар. Моны балаларыбызның да күңеленә сеңдереп үстерергә тырыштык.
Объектив сәбәпләр гел булып тормас дип уйлыйм. Битараф калмыйча, булсынга эшләсәк, “Минем телем бар!”, “Минем дәүләтем бар”, дип горурланып яшәсәк, балаларыбызны шул рухта тәрбияләсәк, дәүләтне, аның бәйсезлеген саклап калып була. “Мә сиңа дәүләт”, “Мә сиңа президент”, “Мә сиңа бәйсезлек” дип кем дә китереп бирми, күктән дә ишелеп төшми. Аны булдыру, саклау үзебездән тора. Оныкларыбызны да шул рухта тәрбияләрбез дип ышанам.

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 30.08.2011

http://www.matbugat.ru/news/?id=4774

Комментариев нет: