среда, 7 сентября 2011 г.

Чаллыда Җәмигъ мәчетен яклап, урам җыены узды


Татарстанда иң зур Җәмигъ мәчете булырга тиеш дип фаразланган әлеге дин йортына 1992 елда нигез ташы салынды. Зур колачлар белән башланган төзелеш эшләре менә өченче тапкыр инде тукталып калды. Бу уңайдан милли хәрәкәт урам җыены оештырган.
Булачак Җәмигъ мәчете 1992 еллардан башлап үзгәрешләр кичереп тора. Төзелешнең беренче өлешендә бертуган Кашаповлар, башка эшмәкәрләр, аерым дин әһелләре, архитекторлар үзләренчә эш алып барды. Алар мәчетне Чаллы хакимияте бинасына терәп диярлек нигезләүгә иреште.
Чаллының ул чактагы башлыгы Рәфгать Алтынбаев мәчетне хакимият бинасы белән янәшә салуга каршы килде. “Әгәр мәчетне әлеге урыннан 200 метрлап читтәрәк салсагыз, бу эшне башкарып чыгуны үз өстемә алам. Инде хакимият бинасы янында төзергә уйласагыз, үзегез төзеп бетерерсез”, дигән иде ул чакта Алтынбаев.

Әлегә төзелеш барып чыкмый
Шушы сүзләрдән соң 20 еллап вакыт узды. Шушы вакыт эчендә төзелеш 3 тапкыр башланып, 3 тапкыр тукталып калды. 2010 елда элек башкарган эшләр җир белән тигезләнде, күмелде. Мәчетнең яңа проекты барлыкка килде.
Яңа проект белән башланган эшләр моннан берничә ай элек тагын туктап калды. Сәбәбе акча булмауда, диләр. Мәчет төзелешенә байларның, халыкның игътибарын юнәлтү өчен Чаллы Татар иҗтимагый үзәге “Азатлык” татар яшьләре берлеге белән бергә урам җыены оештырды.
“Узган ел хакимият зур ширкәтләр белән бергә төзелешне яңартты. Ләкин ярты еллап инде төзелеш тукталып тора һәм бу безне борчуга салды. Татар иҗтимагый үзәге бу мәсьәләгә урам җыены уздыру турында карар кабул итте.
Җыенда башкорт, грузин, чуаш, урыс кешеләре дә катнашты. Мәчет төзелешен яклап, Спирин фамилияле урыс кешесе беренче чыгышны ясады.
"Мәчет халык теләге белән төзелә башлады. Бу эштә хәзер дә читтә кала алмыйбыз. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да хат юлладык.

Урам җыенында хәзрәтләрнең, имамнарның булмавы бик кызганыч. Бу эштә алар алда булырга тиеш иде.
Халыкта урам җыеннарына ышаныч бетеп бара. Күбрәк өйдә, үзара зарлануны, гайбәт сатуны хуп күрәләр”, дигән фикерләрне белдерде Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов.

Миллионерларга да өмет бар
Чаллы Татар иҗтимагый үзәге тормыш дәрәҗәсе югары булган кешеләргә дә мөрәҗәгать итә. “Шәһәребездә 1173 миллионер һәм бер миллиардер бар. Бер ел эчендә генә миллионерлар саны 365 кешегә артты. Алар шәһәрнең әхлакый тормышына ярдәм итәргә тиешме?” дигән сорау куела анда.
Рәфис Кашапов 30 август көнне ике яшь кешенең суверенлык көнен искә төшереп мәйданга чыгуларын хуплады, аларга теләктәш булуын, алга таба яшьләр оешмасы белән бергәләп эшләү мөмкинлеген өйрәнүләре хакында да әйтте.
http://www.azatliq.org/content/article/24320512.html

Бу митинг тирәсендә гыйбрәтле хәлләр, митингны оештору өчен нинди эшләр башкардык: Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тукай, Актаныш, Зәй, Мөслим шәһәрләренә, районнарына митингка чакырып листовкалар (5 000) таратылды. Бу эшләрне ТИҮ активистлары, Чаллының яшь мөселманнары, барлыгы 30 дан артык кеше бер атна эшләде. Шулай ук митинг турында информация “Безнең Гәҗит”тә (20 мең тиражлы), “Единство” (130 мең тиражлы), “Капитал” (100 мең тиражлы), “Авто сити” (55 мең тиражлы), “Вечерние Челны” (23 мең тиражлы), “Новая Неделя” (11 мең тиражлы), “Шәһри Чаллы” (3 800 тиражлы,беренче битендә чыкты) газеталарында басылып чыкты. Шул ук бер вакытта “В контакте”да, “Мой мир” да, “Facebook”та, бик күп Интернет сайтларында митинг буенча информация чыкты. Оештыручылар митингта 2000-3000 кеше булыр иде дип исәпләгәннәр иде, әммә халык әз булды. Минем аеруча чит милләт вәкилләренә, “Азатлык” яшьләренә рәхмәтемне җиткерәсе килә. Чаллы шәһәрендә 40-лап мәглүмәт чарасы эшли, шуларның берсе-бер митингта катнашмады, аларга хурлык
Рафис Кашапов.

Комментариев нет: