понедельник, 14 ноября 2011 г.

Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең




Белдерүе

2011 елның 4 декабренда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар булачак. РФ Конституциясы гражданнарга намуслы һәм ирекле сайлауларда катнашу хокукын бирә. Әмма ләкин күп еллар инде сайлауларда без чын сәяси көндәшлек булмауны, сайлаулар нәтиҗәләрен хакимият файдасына бозып күрсәтүне, оппозицияның сайлауларга катнашуын тыюны күзәтәбез. Бу вәзгыять Россия Федерациясенда демократик сайлаулар барлыгын шик астына куя.
Без РФ президенты Медведевтан һәм Татарстан президенты Миңнехановтан гражданнарның Конституция биргән хокукларын тулы күләмдә тәэмин итүне һәм намуслы, ирекле сайлаулар үткәрүне таләп итәбез.
Кызганычка каршы, РФ яшәүче халыкларның, милли республикаларның мәнфәгатьләрен яклаучы, чын федерализм өчен көрәшүче сәяси партия юк. Шуңа күрә яңа федералистлар фиркасен төзү мәсьәләсе көн тәртибендә тора, дип белдерәбез һәм барлык РФ республикаларындагы иҗтимагый-сәяси көчләрне фикер алышырга чакырабыз.
Сайлауларда катнашучы катнашучы фиркалар турында берничә сүз әйтәсе килә.2011 елның февраленда Жириновский Госдумага яңа Канун проекты кертте(№497835-5 “О внесении изменений в статью 10 Закона Российской Федерации "О языках народов Российской Федерации" и в статью 6 Закона Российской Федерации "Об образовании"
В части обязательности изучения иного языка народов Российской Федерации") Бу канун үтсә, Татарстан һәм башка РФ республикаларның мәктәпләрендә дәүләт телен өйрәнү ирекле булачак(укучының үз теләге буенча). Бу канун проекты РФ Конституциясына, Татарстан Конституциясына каршы килә, татар телен дәүләт теле буларак юк итә, Татарстан дәүләтен юкка чыгаруга бик зур адым булып тора. Кызганычка каршы, безнең Госдумада утыручы сатлык җан татарлар бу канунга каршы чыкмаячаклар. Татар мәгарифен бетерүче №309-нчы канунны хупладылар бит. №430281-5 канунныда ("Президент" исемен тыю турында, бу канун Татарстан дәүләтен бетерүгә тагын бер адым) хупладылар. Татар мәгарифен үтерүче Фурсенконың мәкерле сәясәтенә каршы чыкмадылар(28.11.2008 елда чыккан №362-нче РФ Мәгариф министрлыгының боерыгы- Бердәм Дәүләт Имтиханын(ЕГЭ) татарча бирүне тыю турында; “оптимизация”, “нормативно-душевое финансирование” турындагы боерыклар). Шушы сәясәт нәтиҗәсендә Татарстанда дүрт елда 363 татар мәктәбе ябылды). "Бердәм Россия", ЛДПР татар мәгарифен, татар дәүләтен бетерү сәясәтен үткәрә. Оят бит бу - Татарстаннан Госдумага сайланган “Бердәм Россия" депутатлары Татарстанны, татарларны сата.Кызганычка каршы, хәзер намуслы, ирекле сайлаулар юк, татар халкының Госдумага, Татарстан Дәүләт Шурасына лаеклы татарларны сайларга мөмкинлеге юк.
Хәрмәтле туганнар, сезне сайлауга барырга һәм "Бердәм Россия", ЛДПРга каршы, икенче берәр фиркагә тавыш бирергә чакырабыз. Битараф булмагыз, татар теле, татар милләте, татар дәүләте упкын алдында торганда бердәм булыйк! РФта демократия, хокукый дәүләт булганда, Конституция үтәлгәндә безнең дәүләтебез- Татарстанны саклап калачакбыз.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Президиумы

14 ноябрь 2011ел

Комментариев нет: