понедельник, 27 февраля 2012 г.

Шамил Закиров вафат булды


26 февраль кичендә 66 яшендә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Шамил Закиров вафат булды.
Шамил Зиннур улы Закиров бөтен гомерен Камал театрына багышлаган шәхес. Аның белән бер сулышта яшәде.Тормышын театрга багышлады. Шатлыгы да, көенечләре дә театр белән бәйле булды. Һәр көн эштә иде, бер ялсыз театрда эшләде һәм шуның белән тормышына тәм таба белде.

Шамил Закировтан башка Камал театрын күз алдына да китерү авыр. Бүген милли сәнгатьтә аның кебек булдыклы менеджерлар бармак белән санарлык. Театрны авыр елларда да саклап калган, тулы канлы тормыш белән яшәтә алган кеше ул.

Безнең күңелләрдә Шамил әфәнде кешелекле, олы йөрәкле, сабыйларча чиста күңелле кеше булып истә калачак. Үтә дә нечкә күңелле иде, һәрбер кешенең шатлыгын уртаклаша, аның белән бергә куана белде, һәрбер кешенең фаҗигасен үзенең йөрәге аша үткәреп, шәхси кайгысы итеп кабул итә белгән зур шәхес иде. Самими җанлы иде.

Шамил Закиров милләт дип яшәп күпләргә үрнәк булды. Аның татар милли хәрәкәтенә кылган ярдәме искиткеч зур. Ул татарның бәйсезлегенә, Татарстанның чын мөстәкыйль илгә әверелүенә ихлас ышанды. Аралашканда миңа: “Без, бәлки, күрмәсбез, ләкин сез татарның бәйсезлеген күрәчәксез, булачак ул!” дия иде.

Шамил әфәнде 25 февраль көнне хезмәттәшләре белән Фирдәвес Әхтәмованың өчесен укыту мәҗлесендә катнашкан иде. “Бик кайгылы иде. Әнине җирләгәндә, аны озатканда ярдәме зур булды, әнинең китүен бик авыр кичерде”, дип сөйләде Фирдәвес апаның кызы Айгөл. Авыр югалтуны күңеленнән кичереп йөргән Шамил абыйның йөрәге күтәрә алмады, үзе дә якшәмбе көнне китеп барды...

Йөрәге тоткан, ашыгыч ярдәм белән Казанның 5нче санлы хастаханәсенә алып киткәннәр, ләкин коткара алмаганнар.Үлемә бер көн кала Камал театры Яшел Үзәнгә гастрольләр белән барган. Хезмәттәшләре әйтүенчә, гел сәхнә артында ут йотып йөргән Шамил абый беренче тапкыр тыныч кына басып торып спектакльнең башыннан алып азагына кадәр караган.

Шамил әфәнденең үлеме – татар дөньясы өчен зур кайгы. Ышанасы килми бу хәбәргә, кабул итәсе килми. Урының җәннәттә булсын.

Шамил Закиров белән хушлашу сишәмбе иртәнге сәгать 10.00да Камал театрында булачак.

Белешмә. Шамил Закиров 1945 елның 15 мартында Чистай районының Нарат-Елга авылында дөньяга килгән. Казанның химик-технологик институтны тәмамлаган. Камал театрында 1985 елдан бирле эшләде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул Коръән китапларын җыя иде, үзенең коллекциясен Кол Шәриф мәчетенә бүләк итте.

Комментариев нет: