среда, 22 февраля 2012 г.

"Азатлык" бөтен дөньяда халыкара туган тел көненә багышлап берничә урам чарасы үткәрде.


Билгеле булганча, 21 февральда бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтте. Татар халкы өчен тел мәсьәләсе бик авыр һәм катлаулы булганга «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге ул көнгә багышлап берничә урам чарасы үткәрде. 19 февраль көнне, Казан шәһәренең Тукай һәйкәле янында Татар телен яклау пикеты узды. Пикетта 15 ләп кеше катнашты. Пикетта катнашучы яшьләр татар мәктәпләрен ябуны туктату, Русиядә татар теленә дәүләт статусын бирү, Русиядә татар телендә тулы рәвештә эшләүче ун федераль телевизион канал булдыру, Милли университет ачу, татар телендә югары белем алу мөмкинлеген булдыру таләпләрен куйды. Шулай ук, пикетның максаты булып татар теленә, милләт проблемнарына битараф булмасыннар өчен татарларга мөрәҗәгать искәрттеләр. Аннан тыш, берничә гадәттән тыш шигарьләр бар иде: «Милләтне, телне өйдә генә чәй эчеп саклап калып булмый, мәйданнарга чыгарга кирәк», «Испания татарны үзеңә ал, безнең телебезне саклыйсы һәм кешечә яшисе килә», «Белдерү: Русиянең колониаль игосын британ, испан яки американ басымына алыштырырга әзербез»...

Пикетта катнашкан яшьләр Русиядә турыдан-туры милләтләрне бетерү сәясәте алып барыла дип саный һәм алар бүгенге пикет белән шуңа каршы чыккан.Шундый ук пикетлар «Азатлык"ның бүлекчәләре булган Чаллы, Октябрьский, Нурлат, Самара, Сембер дә узган!

21 февральда «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге Казандагы Төркия консуллыгы каршында «Русиянең төрки халыкларын яклау"пикетын оештырды. Пикетта 3 телдә: татар, төрек, урыс телендә төрле шигарьләр бар иде. Аны оештыручы Наил Нәбиуллин сүзләренчә, әлеге пикетның максаты, иң көчле төрки ил — Төркиянең Русиядәге төрки халыкларның бик авыр, хокуксыз хәленә игътибар җәлеб итү, ярдәм сорау, россиягә басым ясау. Шулай ук, россиядә яшәүче халыкларның бозылган хокуклары турында хәбәр җиткерү. Ул исә милли мәктәпләр ябылу, милли телләрдә югары белем алу мөмкинлеге булмау, урыс телендә генә ЕГЭ, милли телевидение булмау һәм башкалар.». «Азатлык» активисты Рафыйк Кәримуллин русиядә яшәүче төрки халыклар берләшеп, үз хокуклары өчен көрәшә башларга, берләшергә кирәк ди: «Русиядәге төрки халыкларның милли хәрәкәтләре, бер-берсе белән якынаеп, бергәләшеп үз хокуклары өчен көрәшер өчен оешма төзергә тиеш. Бары тик берләшеп көрәшсәк кенә,үз хокукларыбызны яклый алабыз. Төрки халыкларны шуңа чакырабыз»-ди ул.
«Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге милләтебез өчен тигезсез көрәшне дәвам итә!
Кушылыгыз милләттәшләр!

«Аzatliq-info».

Комментариев нет: