четверг, 21 июня 2012 г.

Чаллыда татар телен яклап җыен узды



“Теле барның иле бар” җыены. Чаллы, 21 июнь 2012

21 июньдә Чаллыда "Теле барның иле бар" исеме астында җыен узды.
Аны "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге һәм татар иҗтимагый
үзәге оештырды. Җыенда резолюция кабул ителде.


Тукай һәйкәле янында оештырылган әлеге чара хакында берничә көн алдан
билгеле булса да, татар телен яклап килүчеләр саны күп түгел иде.
Халыкның аз килүенә шул сәгатьләрдә ява башлаган яңгырны да сәбәп
итүчеләр булды.

"Бу җыенга хокук органнарыннан килгән күзәтүчеләр күбрәк тә булгандыр,
әле”, дип шаяртучылар  да булды. Ничек кенә булмасын, яшьләр, милли
хәрәкәт аксакаллары биредә шигарләр белән катнашты, яңгыр астында торып
фикер алыштылар.


“Теле барның иле бар” җыены. Чаллы, 21 июнь 2012

​Җыен пикет рәвешендә булгач, анда чыгыш ясаулар тыелган иде. Без Ибраһим
Гарипов, Вәлихан Җәләлетдинов, Әмирхан Усман улы һәм башкаларның
фикерләрен белдек. Алар татар теленең торган саен аска тәгәрәвен,
мәктәпләрдә укытуның урысчага кайтып калуын белдерделәр.


“Теле барның иле бар” җыены. Чаллы, 21 июнь 2012

Тукай районы Биклән авылыннан килгән Вәлихан Җәләлетдинов  авыл
мәктәбендә татарча уку торышының артык мактарлыгы булмавы, шулай да ана
телендә белем алу мөмкинлеге барлыгын әйтте. Вәлиханны шул борчый:
быелгы авыл Сабантуенда батырга көрәш бизәге булган тәкә тапшырылмаган.
Хуҗалык җитәкчеләре моңа акча таба алмаган икән. Бу күренештән җаны
әрнегән Вәлихан әфәнде, малайлар арасында барган көрәш батырына үз
хуҗалыгында үстергән 8 килолы куянны бүләк иткән. “Татар теле буенча
гына түгел, инде авылларда көрәш батырларына хөрмәт күрсәтмәү дә
күренә”, дип борчыла ул.


“Теле барның иле бар” җыены. Чаллы, 21 июнь 2012

​Чаллыда узган җыенга кайтыйк. Биредә резолюция кабул ителде. Бертавыштан
кабул ителгән резолюциянең кыскача эчтәлеге белән халыкны Илмир Салих
таныштырды:

“Русия Конституциясенең 68нче маддәсендә бар халыкларга да үз телләрен
саклау, аны өйрәнү, үстерүгә шартлар тудыру турында әйтелә.

Русия президенты Владимир Путин заманында Татар конгрессы делегатлары
каршында: “Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в
многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому.
Абсолютно недопустимо, вредно для страны в целом. Россия – это
средоточие такого национального, культурного, языкового богатства,
которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства”, дип
белдергән иде.

Шулардан чыгып, без Татарстан республикасының телләр турындагы канунның
гамәлдә үтәлүен, БДИны татар телендә бирү мөмкинлеген булдыруны, милли
университет ачуны, татар телен белмәгән барлык түрәләрне, казыйларны
эшләреннән азат ителүен таләп итәбез."


“Теле барның иле бар” җыены. Чаллы, 21 июнь 2012

​​


“Теле барның иле бар” җыены. Чаллы, 21 июнь 2012

​​

“Теле барның иле бар” җыены. Чаллы, 21 июнь 2012
 http://www.azatliq.org/content/article/24621998.html

Комментариев нет: