четверг, 12 июля 2012 г.

Татарстан Җәмһүрияте президенты Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВКА


                                                                   
                                                                                                                                   АЧЫК ХАТ      
                                        Хөрмәтле президент әфәнде!

              Cезнең исемгә Арча педагогика көллияте директоры педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Наил  Габдрахмановнны яклап берничә  хат җибәрелде. Ул хатларда татар  зыялылары Татарстан мәгариф министрлыгыны һәм Арча хакимияте тарафыннан күренекле педагогны эзәрлекләү, аны хаксыз вазифасыннан читләштерү турында яздылар, Сездән ярдәм сорадылар. Бу хурлыклы вакыйгаларны татар мәгарифенә  һөҗүм дип бәяләделәр. Әмма ләкин ул хатлар Сезгә барып җитми,  ә ярдәмчеләрегез бу мәсъәләне гадел итеп тикшерергә теләмәделәр.                                                 Шуның өчен бу хурлыклы хәлләр турында тагын бер тапкыр язабыз.  2011 елның маенда Арча районы хакиме Алмас Әмин улы Нәзиров көллият директоры Наил Газиз улы Габдрахмановны чакыртып ала да, икенче номерлы тулай торакны муниципаль милеккә күчерергә тәкъдим итә. Наил Газиз улы тулай торакны район хакимияте карамагына тапшырудан баш тарта һәм «хуҗа»ның канәгатьсезлегенә дучар була. Беркадәр вакыт үткәч Нәзиров  Габддрахмановка “үз теләгең белән гариза язып эшеңнән кит” дип “тәкъдим итә”. Көллият район хакимияте юрисдикциясендә түгел, шуңа күрә  Наил әфәнде  баш тарта,  Әмма ләкин Нәзировка  Мәгариф һәм фән министрлыгы  “ярдәмгә килә”. Министрлыкка Наил Габдрахмановның булдыксызлыгын, педкөллиятнең таркалып баруын тасвирлаган шикаять китә. Иң кызыгы, үзенең оешкан көненнән бирле республиканың иң дәрәҗәле, гел беренчелекне бирми килгән уку йортында чынлыкта вәзгыятьнең яхшы икәнен белсәләр дә, министрлыкта бу яла ягучы шикаятькә «ышаналар».  Министр  Альберт Гыйльметдинов үзе Наил Габдрахмановка гариза язып китәргә тәкъдим итә. Юк, гаепләре булган өчен түгел икән, ә бары тик, үзе хакимият кешесе буларак, Арча хакименә теләктәшлек белдерү йөзеннән генә шундый тәкъдим ясавын яшереп тормый министр. Габдрахманов баш тарта – гаебе булса, куыгыз! Ә гаеп юк, димәк, куарга сәбәп тә юк…    Шуңа карамастан, 2011 елның 30 декабренда  Наил Габдрахмановны эштән азат итү хакында министр боерыгы чыга. Габдрахманов .  боерыкны кабул итми, ул вакытта “больничныйда”   була. Барыбер 2012 елның 9 июнендә Габдрахмановны зштән куу турында боерык чыга.  Шулай итеп, көллиятнең биналарын үзләштерергә ашкынучы Арча хакиме Нәзиров һәм  Татарстанда бердәнбер милли мәгариф уку йорты булган Арча педагогика  көллиятен юкка чыгарырга хыялланучы министр Альберт Гыйльметдинов теләкләренә ирештеләр. Оят бит бу, хурлык- татар милләтенең, татар мәгарифенең таянычы, ышанычы  булган кеше максаты байлык, милек булган комсыз түрәләргә ярамады, һәм аны юк иттеләр!
          Хөрмәтле президент әфәнде! Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Наил Габдрахманов  һәм республикабызда бердәнбер милли мәгариф уку йорты булган Арча педагогика көллияте бүген Сезнең яклауга мохтаҗ. Сез татар халкын, Татарстанны мыскыл итә торган вакыйгалардан хәбәрдәр булган очракта, мондый үтә ямьсез һәм гаять тә гаделсез күренешләргә юл куймас идегез!       Ярдәмчеләрегез бу хатны мәгариф министрлыгына җибәрмәсләр һәм Сездән яшермәсләр дип ышанып калабыз.
    

Арча педагогика көллиятен 1961 елда тәмамлаган укучылар:

Гайнуллина Әлфия Кәрим кызы, Шәрәфетдинова Зумара Кадыр кызы, Хисмәтова Мәрзия Шәрәф Кызы, Хөсәенова Рәмзия Сабирҗан кызы, Мифтахова Галия Галләм кызыкызы, Гафиятуллина Наилә Фәрхетдин кызы, Гатауллина Лидия Фәйзи кызы, Хайруллина Әминә, Калимуллин Миннур Минзакир улы.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Президиумы

Казан ш.  12 июль 2012 ел

Комментариев нет: