четверг, 5 июля 2012 г.

Иҗауда адвокат Рөстәм Вәлиуллинга җеназа укылды




Рөстәм Вәлиуллин
Бер атна эзләгәннән соң аның җәсады Алтайда Маймын районында Рыбалка авылы янында табыла. Рөстәм Вәлиуллин анда экстремистлыкта гаепләнә торган имамнарны яклау өчен барган иде.
Җирле мәгълүмат агентлыгы,  адвокат Рөстәм Вәлиуллин Кош-Агачка барып җиткәч, су керергә уйлый һәм елгада батып үлә, дип хәбәр итте.
Аның хатыны һәм 4 баласы калды.
Рөстәм Вәлиуллин вөҗдан иреге һәм кеше хокуклары белән бәйле эшләрне алып бару, Кама төбәгендәге хокук яклау үзәге белән хезмәттәшлек итүе белән танылды. Рөстәм Вәлиуллин пәнҗешәмбе көнне Иҗауда җирләнде. http://www.azatliq.org/archive/news/20120705/570/570.html?id=24636364

Комментариев нет: