четверг, 9 августа 2012 г.

Мөселманнарны яклаучыларга судлар башлана.


17 август көнне Казанда татар милли һәм дини оешмалары җитәкчеләренә суд булачак. Бүген Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге рәисе Рафис Кашапов судка чакыру (повестка) алдылар, хөкем эше шулай ук "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Набиуллинга һәм "Ихлас" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Сафинга каршы да кузгатылган. Аларны 2 август көнне Казанда, мөселманнарны яклап   уздырган матбугат конференциясе өчен гаеплиләр. Алдан килешенү булуга да карамастан, Болгар кунакханәсе конференция уздырудан баш тарткач, милли һәм дини оешма җитәкчеләре журналистлар белән әңгәмәне урамда уздырырга мәҗбүр булганнар иде. Хокук саклау органнары аларның бу адымын "рөхсәтсез митинг" дип бәяләделәр һәм хөкем эше кузгаттылар. Митинг һәм пикетлар турында яңа закон буенча, хөкем ителүчеләрнең һәрберсенә кимендә 30 мең штраф яный.

Суд 17 августта, Казанда, Вахитов районы судында, Груздев урамы, 4нче йорт, 8нче бүлмәдә, 14.30да булачак.

Комментариев нет: