среда, 29 августа 2012 г.

Суд оштрафовал еще двух организаторов пресс-конференции в защиту прав мусульман в Казани - Бәйрәмова белән Кашапов акчалата җәзага хөкем ителде

Казань. 29 августа. ИНТЕРФАКС-ПОВОЛЖЬЕ - Мировой суд Вахитовского района Казани в среду признал виновными двух из четырех организаторов пресс-конференции в защиту прав мусульман 2 августа в Казани, которая, как счел прокурор города, переросла в уличный митинг, сообщил корреспондент агентства "Интерфакс-Поволжье" из суда.
Таким образом, мировой суд согласился с прокурором, признав, что организаторы пресс-конференции в конечном итоге провели митинг. А эта акция не была в установленном законом порядке согласована с мэрией, а значит организаторы нарушили ст.20.2 КоАП РФ (организация либо проведение публичного мероприятия без подачи в установленном порядке уведомления о проведении публичного мероприятия).
Судья назначила наказание в виде штрафа председателю общественной организации "Милли Меджлис (национальный парламент) татарского народа" Фаузии Байрамовой (Набережные Челны) и председателю Набережночелнинского отделения Татарского общественного центра (ТОЦ) Рафису Кашапову в размере 20 тыс. рублей каждому.
Решение еще не вступило в законную силу, но оба заявили агентству, что будут обжаловать решение.
Как сообщалось, 17 августа тот же мировой суд уже оштрафовал коллег других двоих организаторов пресс-конференции - представителя Общественного исламского центра, имама казанской мечети "Аль-Ихлас" Рустема Сафина и председателя Союза татарской молодежи "Азатлык" (свобода - тат.) Наиля Набиуллина. Каждый был оштрафован на 20 тыс. рублем. Оба уже обжаловали эти решения.
Рассмотрение административных дел Ф.Байрамовой и Р.Кашапова в тот день были отложены, поскольку фигуранты запросили переводчика с русского на татарский язык.
Как сообщалось, в рамках расследования дела по фактам покушений на мусульманских деятелей Татарстана (19 июля в Казани) в республике прошли задержания подозреваемых. Это вызвало недовольство некоторой части мусульманской уммы региона, которое вылилось в акции протеста (пикеты, митинги), а 2 августа их организаторы пригласили СМИ на пресс-конференцию в Казани.
Изначально местом проведения пресс-конференции была заявлена частная гостиница "Булгар", но в последний момент администрация отказала организаторам, сославшись сначала на ремонт, а затем на занятость зала.
В итоге она была проведена на улице около гостиницы, причем прибывшая на место полиция, которую вызвала администрация заведения, неоднократно предупреждала организаторов, что пресс-конференция по своей сути уже превращается в уличный митинг.

 29 августта Фәүзия Бәйрәмова белән Рафис Кашаповка хөкем чыгарылды. Матбугат конференциясен урам җыенына әйләндерүдә гаепләнеп алар 20 мең штрафка тартылды.
 17 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә рөхсәтсез урам җыеннары уздыруда гаепләнгән Рөстәм Сафин белән Наил Нәбиуллинга 20 мең сум штраф салынган иде. Рафис Кашапов белән Фәүзия Бәйрәмова хәкимгә ышанмаганын, татарча сөйләргә теләвен белдерүе һәм ул вакытта тәрҗемәче табылмавы аркасында мәхкәмә бу эшләрне карауны 29 августка күчергән иде. Мәхкәмә тәрҗемәчене тапкан. Гаепләнүчеләрнең эше сәгать бердә башланып, кичке җидегә кадәр дәвам итте.
Фәүзия Бәйрәмова белән Рафис Кашапов 2 августта уздырылырга тиешле матбугат конференциясенә чакырулы булсалар да, алар оештыручылар буларак хөкем ителде.
“Без моны урам җыены түгел, ә матбугат конференциясе икәнен исбатларга тырыштык, ләкин прокурорның да, хәкимнең дә өстән кушылган сәяси “заказ” үтәгәне күренеп тора. Конвейер рәвешендә барысына да зур штрафлар салдылар.
Рафис белән мине оештыручылар дип гаепләделәр. Прокурор шуңа да басым ясады. Гәрчә без конференциягә чакырылып, анда чыгыш ясаучылар гына идек. Без аны исбатладык. Яклаучыбыз Тәүфикъ Василов барысын да аңлатып исбатлап сөйләде, ләкин тыңлап та тормадылар. Ул матбугат конференциясенә кем генә килмәде бит, алайга китсә, барысын да хөкем итәргә кирәк!
Мәхкәмә ахырында прокурор Сәләхетдинов үзен шул кадәр ямьсез тотты, дәлилләре булмагач, минем шәхес сыйфатларыма бәйләнә башлады. Без Бәйрәмова кем икәнен яхшы беләбез, ул боларны яман ният белән эшләгән, халыкны күтәрергә астыртын нияте булган дип сөйли башлады. Дәлилләгез ниятемне дип әйттем. Мин нинди ният белән килгәнемне бер Аллаһ кына белә. Прокурор безгә хөкем чыгарачагына шиге юк иде, ул хәтта хөкем карарын чыгарганын көтеп тә тормады, тыңламады. 
Бу хөкем карары кешеләр урамга  чыкмасын, митингларда катнашмасын дип  куркыту ниятеннән эшләнде. Мин аена 8 мең пенсия ала торган пенсионер, моны алар бик яхшы белә. Алар җиңелрәк җәза бирә алырлар иде, ләкин мин мескенләнеп сорамадым, мин гаепсез дидем.
Рафис та, мин дә татарча сөйләдем. Тәрҗемәче итеп Айдар Әлимҗанов исемле кеше чакырылган иде. Мәхкәмәнең татар телендә баруы безнең таләп булды, татар теленә, Татарстан кануннарына хөрмәт йөзеннән шулай эшләдем. 30 август – Суверенитет көнендә, бәйрәмнең түрендә утыру урынына хөкем алдында басып тордым. Бары тик бер нәрсәгә генә куанып утырдым, безне татарча хөкем иттеләр", дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.http://www.azatliq.org/content/article/24692189.html

1 комментарий:

rabALLAHA1billion комментирует...

Салям! Помогу оплатить штраф. 89047666666Фарид