четверг, 2 августа 2012 г.

Татар активистлары Мәскәүне гаепли, гаделлек даулый

2 августта Казанның Болгар кунакханәсе янында 19 июльдә дин әһелләренә һөҗүм оештыруда шикләнелеп тоткарланган мөселманнарны яклау чарасы үтте.
Чара алдан матбугат конференциясе рәвешендә үтәчәк дип белдерелгән булса да, "Болгар" кунакханәсе җитәкчелеге аны үзендә үткәрергә рөхсәт итмәде.

Нәтиҗәдә чара кунакханә ишегалдында башланды. Чыгыш ясаучылар Татарстанда мөселманнарны гаделсез тоткарлауларга зарланды. Чараны оештыручылар республикада хәзерге вакытта мөселманнарга каршы алып барылган эзәрлекләүләрне туктатуны сорап Русия президенты Владимир Путинга җибәреләчәк мөрәҗәгатьне укыды.

Чарада чыгыш ясаган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бүгенге көндә бары тик мөселман булганнары өчен генә йөзләгән санда мөселманның төрмәләргә ябылуын белдерде.

“Минем иманым камил, Вәлиулла Ягъкубны үтерүне һәм Илдус Фәизгә һөҗүмне мөселманнар, татарлар эшләмәде. Монда исламның бернинди катнашы юк. Шулай ук акчаның да катнашы юк. Моны Татарстанны, ислам динен һәм татарларны пычрату өчен Мәскәү үзе оештырды. Җәмәгать, әгәр без моңа дәшми торабыз икән, иртәгә сезнең дә ишекне шакырга мөмкиннәр, 1937 елда да шулай булган. Башта муллаларны алганнар, аннан язучыларны, аннан соң инде гади колхозчыларны кулга алганнар”, диде Бәйрәмова.

Тагын берничә кешенең чыгышыннан соң "Болгар" кунакханәсе җитәкчелеге полиция хезмәткәрләрен чакыртты һәм кунакханә территориясеннән үк чыгып китүне сорады.

Алга таба чара юлның икенче ягында дәвам итте. Монда Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәнгатьчесе Марат Шәрипов, "Ихлас" мәчетенең икенче имамы Рөстәм Сафин, ике көнгә тоткарланып иреккә чыкарылган Радик Батыршин һәм башкалар тоткарлауларга карата үз фикерләре белән уртаклашты.

Чараны "Ихлас" мәчете каршындагы “Ислам иҗтимагый үзәге” оештырды. Үзәк алга таба да җәмәгатьчелекне Татарстанда мөселманнарга карата алып барылган гамәлләр белән якыннан таныштырып барачагын белдерде. Чарада тәртип бозулар күзәтелмәде. http://www.azatliq.org/content/article/24664767.html

Комментариев нет: