пятница, 21 сентября 2012 г.

Рәфис Кашапов: "ФСБ түрәсе белдерүенә җавап әзерлибез"


          
           Бу атнаның дүшәмбесендә Русия ФСБсының Чаллыдагы җитәкчесе Сирень Галиәкбәров "Чаллыда ТИҮ дигән оешма юк" дигән белдерү ясаган иде. Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов бу белдерү белән риза түгел.
          2004 елда Чаллыда шундый вазгыять туды – мәхкәмәләрдә ТИҮнең канунлы булу-булмавы хакында эшләр каралды. Бу мәхкәмә эшләрендә ТИҮнең ул чактагы Чаллы бүлеге рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов зур эшләр алып барды. Ул мәхкәмәләрдә ТИҮнең канунлы рәвештә эшләп килүен күрсәтергә, дәлилләргә омтылды һәм күпчелек очракта мәхкәмәдә җиңүләргә дә иреште. Шулай да Чаллы мәхкәмәсе ТИҮ дигән оешманың канунсыз булуы хакында карар чыгарды. Мәхкәмәнең шушы гамәленнән соң Җәләлетдинов ТИҮ исеменнән  Страсбург мәхкәмәсенә шикаять юллаган. Страсбургтан бу шикаятьне алу турында җавап хаты да килгән булган. Чаллы ТИҮен бетерү турындагы гамәлләргә, мәхкәмәләргә каршы төп эшне Габдрахман әфәнде алып барган иде. Кызганыч, 2009 елда ул вафат булды. Шунлыктан бар нечкәлекләрне белү мөмкин булмады.
           Бүгенге ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов моннан 7-8 ел элек булган вакыйгаларны барлады һәм аларны хәзерге чор белән бәйләде. Без Чаллы ФСБы башлыгының “ТИҮ юк, бары Кашапов төркеме бар” дигән белдерүенә карата аның фикерен белештек.
         "Мин ачыктан-ачык әйтәм, бу – провакацион белдерү. Безнең иҗтимагый оешмага ФСБ, прокуратура һәм мәхкәмәнең бер катнашы да булырга тиеш түгел. Алар Русия Конституциясенең 17нче маддәсен бозып, җәмәгатьчелеккә үз фикерләрен белдерәләр. Аллага шөкер, без эшлибез. Һәр елга програм кабул итәбез, хисап тотабыз. 2005 елгы шикаятебезне Страсбург мәхкәмәсе кабул итте (Чаллы ТИҮ белдерүе), әле дә аның буенча эшлибез. Бу шикаять каралу алдында тора һәм анда иҗтимагый оешманың канунсыз ябылуы хакында әйтелә.
             Бу мәхкәмә эшләре Җәүһәр Дудаев, Аслан Масхадов, Шамил Басаевлар белән очрашуда гаепләүләрдән башланды. Шунда ук минем бертуган Нәфискә дә, эшмәкәр булса да, бәйләнүләр китте. Кавказ эшләре белән бәйләп безгә каныктылар. Путин хакимияткә килгәч, куәт органнары безнең эшне туктатырга дип карар чыгарды. Әмма Русия кануннары буенча, безне юридик яктан бетерсәләр дә, иҗтимагый оешма буларак эшли алабыз. Менә Марат Мөлеков исемендәге БТИҮ нигезнамәсе буенча эш алып барабыз.
           Соңгы елларда Чаллыда ЛДПР, СПС, КПРФ кебек фирка бүлекләре гөрләп эшләп килде. Хәзер алар да басым астында калды. Татар оешмалары да күп иде һәм басымга чыдый алмыйча кырылып беттеләр. Азмы-күпме дәрәҗәдә “Иттифак”, “Азатлык” һәм без эш алып барырга омтылабыз. Тагын әйтәм: басым зур. Без милли мәнфәгать өчен көрәшәбез, Мәскәү безне бетерү сәясәтен алып бара.
            Безгә мөрәҗәгать итеп килүчеләр бар, димәк, без кирәк. Армиядә кыерсытулар, мәктәп, югары уку йортларындагы гаделсезлекләр буенча сүзебезне әйтәбез. Дөрес, безгә ТИҮ дигән сүзне үзгәртеп, Тукай, Җәлил исемнәре белән бәйле оешма буларак эшләргә тәкъдимнәр булды. Ләкин без Казандагы Мөлеков исемендәге БТИҮ нигезнамәсенә буйсынып эш итәбез. Алга таба да шулай булыр. 15-20 көннән алдагы җыеннарда без дә ФСБ түрәсенең белдерүенә белдерү белән җавап бирәчәкбез”, дип ышандырды Рәфис Кашапов.
        "Чаллыда татар милли оешмасы кирәкме?" дигән сорау белән тагын берничә кешегә мөрәҗәгать иткән идек. Алар элек милли хәрәкәттә кайбер эшләр башкарган билгеле кешеләр булсалар да, ФСБ башлыгы белдерүеннән соң җаваплардан тыелып калдылар. http://www.azatliq.org/content/article/24716015.html

Комментариев нет: