воскресенье, 16 сентября 2012 г.

Пикет оештырган Чаллы активисты җәзага тартылды


Гамил Камалетдинов
19 июль вакыйгаларыннан соң ризасызлык белдереп Казан, Чаллы урамнарына чыгучыларны мәхкәмәгә тарту дәвам итә. 14 сентябрь көнне Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов акчалата җәзага тартылды.

Гамил әфәнденең мәхкәмәгә чакырылуы кулга алынган мөселманнарны яклап 6 август көнне Чаллыда пикет оештыру белән бәйле. Пикетны оештыру, хакимияткә белдерү, рөхсәт алу, чараны канунга туры китерү мәшәкатьләрен Камалетдинов үз өстенә ала. Ләкин аны бу көнне пикет беткәнче үк полиция идарәсенә алып китәләр һәм беркетмә төзиләр. Шуннан соң эш мәхкәмәгә барып җитте һәм ул бер сәгатькә якын барды. Бу утырышта Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов җәмәгать яклаучысы буларак катнашса, теләктәшлек күрсәтеп килгән дистәдән артык кеше урамда калды, аларны мәхкәмә бинасына кертмәделәр. Утырыш тәмамлангач без кайберләренең фикерләрен белештек.

Гамил Камалетдинов: “19 июль вакыйгаларыннан соң 600ләп кешене, шул исәптән минем малайны да кулга алдылар бит. Күпчелеген 5 көннән чыгардылар. Әлеге кулга алулар нигезсез, башбаштаклык иде. Шушы күренешкә ризасызлык белдереп пикетка чыктык. Аннан инде бу чарадан гаеп табып безне мәхкәмәгә тарттылар. Ә мин монда хакимиятнең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллинны гаепле дип саныйм. Ике көн кала ул миңа пикетның урынын үзгәртү турында кәгазь бирә. Канун буенча мондый үзгәрешләр хакында биш көн алдан җиткерелергә, килешенергә тиеш. Мондый хәл булмады. Нәтиҗәдә миңа мәхкәмә 10 мең сум күләмендә акча түләтү турында карар чыгарды. Мин канунны бозган булып чыгам. Мин түгел, канунны Галиуллин бозды. Хөкем гаделсез булды”.
Гамил Камалетдиновка теләктәшлек белдерергә килүчеләр
​​
Рифкатулла Мифтахетдинов: “Бу очракта хокук органнары халыкны урамнарга чыгарга  үзләре котыртты, мәҗбүр иттеләр. Чөнки, күпме кешене кулга алдылар бит. Камалетдиновның гаебе юк.”

Рәис Гыймадиев: “Мин инде экстремизмда һәм террорчылыкта гаепләнеп җавапка тартылдым. Июнь аенда Югары мәхкәмә безгә, биш кешегә 110 меңәр сум түләтү турында карар чыгарды. 6 август пикетына да гаиләм белән чыктым. Чөнки, булган гаделсезлекләргә читтән генә карап торып булмый. Бу көнне Гамил абый Камалетдиновны алып китеп аңа беркетмә язулар да дөрес булмады.”

Мәхкәмә карары билгеле булганнан соң бирегә килүчеләр әлеге карар белән риза булмыйча, шикаять белдерү-белдермәү турында бераз киңәшләшеп алды. Әлегә уртак фикергә килә алмадылар.
Гамил Камалетдиновка теләктәшлек белдерергә килүчеләр мәхкәмәдән соң киңәшләшеп алды http://www.azatliq.org/content/article/24709667.html

Комментариев нет: