вторник, 25 сентября 2012 г.

Дамир Исхаков: "Республикада милли һәм урыс телләре тигезлеге бетәргә мөмкин"

 
Мәгарифтә үзгәрешләр дәвам итәчәк. Дума урыс булмаган халыкларның телләрен өйрәнүне киметү өчен яңа чаралар әзерли.
Думаның Милләтләр эшләре комитетында “Тел сәясәте һәм Русия халыкларының этномәдәни мәгарифе мәнфәгатьләре өлкәсендәге кануннарны камилләштерү” дип аталган темага белгечләр шурасы утырышы үтте.

Шура рәисәсе Ольга Артеменко бу утырышка Татарстаннан белгечләр буларак Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буендагы региональ һәм этномәдәни үзәге җитәкчесе, Татарстан мөселманнарыннан Русиягә куркыныч янавы турында чаң кагучы, Татарстан урманнарында өч меңләп мөселман сугышчысы качып ятуы турындагы белдерүе белән бу җәйдә күпләрнең котын алган Рәис Сөләймановны һәм Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуга каршы чаралары белән танылган Урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Александр Салагаевны чакырды.

Утырышта шушы көздә Думада расланыр дип көтелгән “Мәгариф турында” яңа федераль канунга тәкъдимнәр каралды. Бу эшләр “Русия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясе” проекты кысаларында карала.

​ ​Ольга Артеменко татар һәм башкортларның ачуын чыгарган 309-нчы канунны әзерләүдә актив катнашкан кешеләрнең берсе. Мәгарифнең милли проблемалары институты җитәкчесе Артеменко милли телләрне укытуга каршы чыгышлары белән инде күптәннән мәгълүм. http://www.matbugat.ru/news/?id=6667

Комментариев нет: