понедельник, 29 октября 2012 г.

Татар мохите эзләп Эстониядән Казанга күчкән Искәндәр Сабиров белән ИНТЕРВЬЮ

 
Чит илдә туып үскән татар яшьләре арасында Казанга кайту уе белән янучылар, шушында төпләнеп калырга теләүчеләр бар. Аларны, беренче чиратта, мондагы татар мохите җәлеп итә. Эстониянең Маарду шәһәре егете Искәндәр Сабиров та киләчәк тормышын нәкъ менә шушында күз алдына китерә.
Бүген Искәндәр Сабиров Казан дәүләт энергетика институтының 2 нче курс студенты. Монда күченеп килүенә, югары уку йортына укырга керүенә ул бер дә үкенми, сөенә генә. Эстониядәге татарлар тормышы, Казан, Татарстан белән бәйле уй-фикерләрен ул «Intertat.ru» газетасы укучыларына да җиткерде.

- Искәндәр, Казанга укырга килергә күптәннән хыяллана идеңме?

- Минем әти Мамадыш районыннан булганга, Татарстанда туганнарыбыз бихисап. Җәйге каникуллар вакытында авылга еш кайттым. Татар дөньясының үзәге булган Казанда укырга, яшәргә кызыга идем кызыгуын, тик ни сәбәпледер, андый уйларыма әллә ни зур әһәмият бирмәдем. Ел ярым элек Маарду шәһәре Төзелеш техникумының энергетика факультетын тәмамладым. Анда белем алганда энергетика тармагы белән кызыксынуым тагын да артты. Ә Эстониядә бу өлкә белән бәйле югары уку йорты юк, шуңа Казанны сайладым. http://www.matbugat.ru/news/?id=6847

Комментариев нет: