понедельник, 15 октября 2012 г.

Универсиада татар милләтен танытырга ярдәм итсен иде

Киләсе җәйдә татарның милли бәйрәме Сабантуйлар Казанда узачак җәйге Универсиада уеннарына багышланыр, дип көтелә. Бу татар халкын һәм халыкара спорт чарасын берләштерү максатыннан эшләнә.

Әлеге фикер Халыклар дуслыгы йортында узган “Татар дөньясы һәм Универсиада” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” вакытында әйтелде. Анда Татарстанның дәүләт вәкилләре белән беррәттән җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре дә катнашты.
Казанда халыкара студентлар ярышлары узачагы турында билгеле булганнан бирле татар дөньясы һәм әлеге спорт чарасын оештыручылар арасында бер-бер артлы төрле ризасызлыклар килеп туа башлады. Татар эшлеклеләре Универсиадага әзерлек эшләрендә, ошбу спорт ярышы кысаларында уздырыла торган чараларда татар милли үзенчәлекләренә, мәдәниятенә игътибар бирелми, дип чаң сукты. Бу чыннан да шулай иде.

Универсиаданы татар милләте өчен файдалану мөһим
Тик хәзерге вакытта Универсиада дирекциясенең татар милләте, аның үзенчәлекләренә, татар теленә игътибары артты кебек. Бу турыда әлеге оешманың мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе Айдар Таһиров да ассызыклады. “2013 елда Казанда узачак мөһим спорт чарасын татар милләте өчен файдаланырга кирәк. Универсиадада 170 илдән вәкилләр катнашачак. Аларга Татарстанның ни дәрәҗәдә уникаль республика булуын, татар милләтен, аның гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле якларын күрсәтү мөһим. Без моны бик яхшы аңлыйбыз һәм әлеге мәсьәләне хәл итүгә зур игътибар бирәбез”, – дип белдерде җитәкче. Аның сүзләренә караганда, киләсе җәйдә татарның төп милли бәйрәме – Сабантуйларны – Универсиадага багышларга планлаштыралар. Башкала урамнарында татар, рус һәм инглиз телендәге күрсәткечләр, белдерү такталары элү эше башланып киткән. “Әлеге эшчәнлек Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты белән берлектә башкарыла”, – дип ачыклык кертте Айдар Таһиров. http://www.intertat.ru/tt/

Комментариев нет: