воскресенье, 25 ноября 2012 г.

Гафиулла Газиз - "Азатлык"ның тынгысыз җаны


 
Бу исем радио тыңлаучыларга күптән таныш. Гафиулланың Чаллы каласыннан җиткергән хәбәрләрен җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез көтеп ала. Ул милли тормышны, халкыбызның ирек даулап көрәшкә күтәрелгән ул-кызлары хакында даими сөйләп тора, радио аша татар рухын миллионнар иркенә җиткерә. Ә бит республикабызның Балтач районы, Югары Субаш авылында туып-үскән егет журналист булырмын дип хыялланмаган да.
Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Гафиулла һөнәр училищесына укырга керергә уйлый. Совет заманында урта белем алу мәҗбүри дигән партия күрсәтмәсе нигезендә күрше Чепья мәктәбендә урта мәктәпне тәмамларга туры килә аңа. Утыз өч авылдан килеп гыйлем эстәүчеләр: мари, урыс, удмурт балалары белән аралашып укый. Шунысы үзенчәлекле – бу мәктәптә һәр милләт үз туган телендә белем үзләштерә. Гафиулла журналистикада беренче адымнарын да шунда ясый, күңелсез дәресләрдә үз уйларын кәгазьгә теркәп бара, урысчадан тәрҗемәләр ясый. Ә инде 8нче сыйныфта комсомол сәркатибе вазифасын башкарганда макулатура, тимер-томыр җыю турында беренче хәбәре район газетасында басылып чыга.

​​Урта мәктәпне тәмамлап чыкканда аның кулына комбайнер-тракторчы һөнәрен үзләштерде дигән таныклык та бирәләр. Яшь егет тракторга утырып җир сөрә, күрше Мари Иле республикасы басу-кырларында да хезмәт куя. Аннан армия сафларына алына, 18 яше тулмаса да аны ялгышлык белән алып китеп солдат итеп куялар.

Исән-сау хезмәт итеп кайткач, Гафиуллада читкә китү теләге уяна, ләкин аны авылдан җибәрмиләр. Ул чакта яшьләрне колхоздан җибәрмәскә дигән партия карары чыккан була. Ничек итсә итә егет, Казанга барып элемтә техникумына укырга кереп кайта, шулай итеп авылдан “ычкына” ул. Саладан китү чарасын тапкан егет башкалада озак тоткарланмый, укуын ташлый да, гигант төзелешкә – Чаллыга китә. Башта СМУ-71дә эшли, аннан Камазда хезмәт хакы югарырак булуны күздә тотып, пресс-рам заводына урнаша. Двигательләр ремонтлау заводы сафка баскач шунда күчә, 1979 елда була бу. Гафиулла заводта өченче разрядлы җыючы-слесарь булып эшли башлый. Торган саен осталыгы арта, аңа иң югары бишенче разрядны бирәләр. Соңыннан остаз-мастер итеп билгелиләр.

Уңганның даны тиз тарала дигәндәй, Гафиулланың булдыклыгын двигательләр заводыннан ЗРДга килеп йөрүче җитәкчеләр күреп ала, аны һәм тагы берничә шундый шәп хезмәткәрне үзләренә эшкә чакыралар, акчаны да мулрак бирербез, фатир алырга да ярдәм итәрбез дип ышандыралар. Бу вакытта Гафиулла Казан дәүләт унивеситетының журналистика бүлегенең читтән торып уку бүлегенә кергән була. Ул эштән соң тулай торакта язу-сызу белән мавыгып китә, төрле мәкаләләр, хәбәрләр язып республика газеталарына юллый. Әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү дә аның яраткан шөгыльләренең берсе була. Шулай итеп, үзе дә сизмәстән күңел түрендә яткан якты теләгенә тартыла.

1989 елның ахырында аны Камазның партия комитетына чакырып алалар. “Син журналистика бүлегендә белем аласың, безнең Камаз радиосына татар телендә тапшырулар алып баручы һәм мөхәррир кирәк”, дип яңа эш тәкъдим итәләр. Риза була Гафиулла, җиң сызганып эшкә тотына. Заводларда хезмәт иткән меңнәрчә милләттәшләребез белән очраша. Милли күтәрелеш елларында туган тел, азатлык, халык язмышы турындагы тапшырулары белән эшчеләргә рух өсти. Моңарчы урыс телендә генә сөйләгән радио татарларга да үз телләрендә тапшырулар биреп, йөрәкләрдә милли горурлык хисләре уята.

Тәҗрибә туплаган журналист Гафиулла Газизне 1992 елда чыбыклы шәһәр радиосына эшкә дәшәләр. Ул китеп күп вакыт та үтми, двигательләр заводында янгын чыга. Камазның радиосы да, типографиясе дә нәкъ менә шушында урнашкан була. Әйтерсең Гафиулланы Ходай үзе бу афәттән саклап калган.

Ул шәһәр радиосында хезмәт куя башлый, төрле темаларга тапшырулар, әңгәмәләр оештыра. Шәһәр телерадиокомпаниясе генераль директоры Рахман Шәфигуллин аны радио буенча үзенең урынбасары итеп билгели. Шушы елларда Гафиулла Газиз “Азатлык” радиосына хәбәрләр бирә, Чаллыда булган милли хәрәкәт катнашындагы вакыйгаларны бөтен дөнья татарларына җиткерә. Рахман әфәнде телерадиокомпаниядән киткәннән соң, шәһәр түрәләренә аның ике “фронт”ка эшләве ошамый, икесенең берсен сайла: йә радиода каласың, йә “Азатлык”ка китәсең дип ультиматум куялар. Ул милләт турында кайгыртучы радиостанцияне сайлый.

1998 елдан Гафиулла “Азатлык”ның үз хәбәрчесе статусында эшли башлый. Әмма хезмәт хакының кечкенә булуы өстәмә эш эзләргә мәҗбүр итә. Аны “Шәһри Чаллы”газетасына хәбәрче итеп кабул итәләр. Ләкин биредә дә журналистка тынгылык бирмиләр, шәһәр хакимиятенә чакырып: ”Энем, болай булмый, син “Азатлык” радиосына бер төрле сөйлисең, газетага икенче төрле язасың – кит моннан, ике йөзле булма”, дип кистереп әйтәләр. Гафиулла үз фикерен әйтеп, аңлатып карарга тырышса да, өстәгеләрнең карары үзгәрми. “Азатлык”ны инде җаны-тәне белән яраткан каләм остасына тагы газета редакциясен калдырып чыгып китәргә туры килә.

Республикабызда “Яңа гасыр” радиосы ачылып, анда “Азатлык” радиосы тапшырулары трансляцияләнә башлагач, халыкка тыңлау өчен бик уңайлы була. Гафиулла ул елларны искә алып болай ди: "Милләттәшләр “Азатлык”ның эфирга чыгуын көтеп алалар иде. Соңыннан миңа шалтыратып фикерләрен җиткерделәр. Кызганычка каршы, “Яңа гасыр” дулкынында “Азатлык” тапшырулары бетерелде. Ә бүгенге көнгә килсәк, интернетта “Азатлык” радиосының сайты бар, ул торган саен популярлаша. Анда Прагадан тапшырылган соңгы тапшыруларның аудиоязмасы белән бергә фотолар куелган текстларны да укып була. Милләттәшләребез турында видеолар да урын ала. Фикер алышырга да уңайлы".

Гафиулла Газиз кул кушырып өйдә утырмый, тынгысыз җан “Туганайлар” керәшен газетасында да эшләп ала. Аны биредә дә “Азатлык”та эшләгәне өчен эзәрлеклиләр, ике хезмәтнең берсен генә сайларга  киңәш итәләр.

Журналист торган саен усаллана, аның тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе тагын да арта, каләме үткенләнә. Бүгенге көндә ул “Мәйдан” журналы белән дә хезмәттәшлек итә. Ләкин “Азатлык” – журналист Гафиулла Газизнең яшәү рәвеше, ул инде ансыз яши алмый.

"Хәзер материалларны турыдан-туры Прагага җибәрәбез, ә кайчандыр язмалар радионың Казан бюросы аша китә иде, ул чагында күп хәбәрләрнең төшеп калган чаклары шактый булды. Бүген интернетта үз сайтыбыз булу күпкә отышлы, тик менә өлкән кешеләр анда кереп укый алмыйлар, авылларда бигрәк тә", ди ул.

Гафиулла бүген Татарстанда тәүлек буе сөйләп торучы радиоларның җыр-моңга, мәзәк сөйләүгә генә корылган булуына борчылу белдерә. "Халык тормышы, тарих, милли проблемнарны күтәрү юк", дип борчыла ул.

Гафиулланың шәхси тормышына килгәндә, тормыш иптәше Наилә белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Өлкән улы Булатны Чаллыда 2011 елда татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханын уңышлы биргән укучы итеп беләләр. Ул хәзер Камаз машиналарының хәрби төрен йөртүне үзләштерә. Кече улы Азат татар гимназиясендә белем ала.

Гафиулла үз хезмәте өчен бүләк сорап йөри торган кеше түгел, ул "туган халкыма хезмәт итәм, миңа шул зур бүләк", ди. Шулай да берничә күкрәк тамгасы бар һәм ул шәһәр хакименең рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

”Азатлык” радиосыннан Чаллы төбәгеннән килгән хәбәрләр яңгыраган саен, йөрәктә горурлану хисләре уяна. Безнең хакта ишетәләр, беләләр. Без моның өчен тугры сүзе белән егерме елга якын “Азатлык”ка, милләткә хезмәт иткән журналист Гафиулла Газизгә рәхмәтлебез. Аңа бүген 55 яшь тулды. Бәйрәмең белән коллега! “Азатлык” байрагын югары тот!
Мирһади РАЗОВ
Азатлык

Комментариев нет: