четверг, 29 ноября 2012 г.

Хөрмәтле милләттәшләр! "ТАТАР ТЕЛЕН ЯКЛЫЙК!"



Хөрмәтле милләттәшләр! "ТАТАР ТЕЛЕН ЯКЛЫЙК!" чарасына халыкны җәлеп итү өчен, сезгә тәкъдим итәм: Вконтактеда, фейсбукта, ЖЖда, твиттерда, однокласникида, Мой мирда информацияне кин итеп таратырга. Аеруча, мәктәп укытучылары һәм студентлар белән нык әшләргә кирәк. Курше халыклары (удмурт, мордва, марий) милләт буларак үлеп баралар, уз милләтте өчен көрәшмәгән халыкның киләчәге юк. Телсез милләт - уле милләт! Ошбу чарада барчабыз да актив катнашырга тиешбез! 

Булачак пикеттагы плакатларга тәкъдимнәр: «Во времена «Золотой Орды» русские князья владели  татарским языком – губернаторы России уважайте своих предков изучайте татарский язык!»,   «БТКның V корылтае делегатлары татар мәгарифәтен яклагыз!», «Ватандашлар татар балалары Му-му хәленә төшмәсеннәр!», «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!». Кемнең нинди тәкдимнәре бар? Языгыз
Рәфис Кашапов, Чаллы ТИҮе рәисе. http://vk.com/event46052282

Комментариев нет: