вторник, 27 ноября 2012 г.

Татар егетен үтергән боксчы Третьяков игътибардан читтә кала

Расул Мирзаев иреккә чыкканнан соң урыс милләтчеләренең ярсуы кайный. Валерий Третьяковның үтерүе тирәсендә шау-шу юк.
Валерий Третьяков
Мәскәүдә узган елның августында 19 яшьлек студент Иван Агафоновны сугып үтергән Расул Мирзаев сишәмбе көнне мәхкәмә карары белән иреккә чыгарылганнан соң, урыс милләтчеләренең ярсуы кайный.

Мәхкәмә ният белән кеше үтерүдә гаепләнергә мөмкин самбочы Мирзаевның ялгышлык белән кеше үтерүе турында карар чыгарды. Хөкемдар Мирзаев Агафоновны үтерергә теләмәгән, сугудан егылгач хәтта аңа ярдәм итәргә тырышкан дигән нәтиҗәгә килде. Мондый хөкем карары белән аңа ике ел иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде. Ният белән үтерү карары нигезендә ул 15 елга кадәр төрмәгә ябылырга мөмкин иде.

Чыгышы белән Дагыстаннан булган Мирзаевның изоляторда инде елдан артык утырганлыгын һәм мәхкәмәгә кадәр утырган бер көн мәхкәмәдән соңгы ике көнгә саналуын исәпкә алып хөкемдар Мирзаев хәзер үк иреккә чыгарга тиеш дип белдерде. Бу карардан соң урыс милләтчеләре ярсып төрле тәртипсезлекләр оештырды. Мәхкәмә залыннан читтә инде ун тәртип бозучының тоткарлануы хәбәр ителә. Ул арада милләтчеләр үз тарафдарларын Манеж мәйданына җыелырга чакыра башлады. Хакимият Манеж һәм Революция мәйданнарына да, Кызыл мәйдан тирәләренә дә көчәйтелгән ОМОН бүлекләрен китерде.

Урыс милләтчеләре әле хөкем карарына кадәр үк Мирзаевка йомшак җәза бирү 2010 елда икенче бер кавказ кешесе урыс футбол җанатары Егор Свиридовны үтергәннән соң Манеж мәйданында булган хәлләрнең кабатланырга мөмкинлеге турында кисәткән иде.

Рөстәм Хуҗин
​​Шул ук вакытта нәкъ Мирзаев эшенә охшаш, бу елның октябрь аенда булган икенче бер җинаять эшен тикшерү барышы игътибар үзәгеннән читтә кала. 21 октябрьдә Свердлау өлкәсенең Каменск-Уральски шәһәрендәге “Шоколад” клубы янында Мәскәүнең бокс чемпионы Валерий Третьяков клубта сакчы булып эшләүче татар егете Рөстәм Хуҗинны сугып үтергән иде. Чаллы татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашапов нигә татар егетен үтергән Третьяков тирәсендә дә Мирзаев тирәсендә булган кебек шау-шу күтәрелми дигән сорау куя. Өстәвенә, Мирзаев тикшерү изоляторына ябылган булса, шулай ук кеше үтергән Третьяковка җиңелрәк чара – мәхкәмәгә кадәр өй сагы астында булу чарасы сайланган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Третьяков башта клубтагы бер кызга бәйләнгән булган. Клубта тәртип саклаучы булып эшләүче Рөстәм Хуҗин Третьяковка тәртип бозган өчен клубтан чыгып китәргә кушкан. Шуннан соң алар бергә клубтан чыккач боксчы сакчыны сугып үтергән һәм качып киткән. Бу хәлләр клубның күзәтү камералары аша язылган видеода да күренә.

Полиция Третьяковны илкүләм эзләүгә бирәчәге турында аның ата-аналарына белдергәннән соң гына ике көннән ул полициягә бирелгән.

Каменск-Уральскиданы бокс тренеры Вил Гобәйдуллин “бокс ул спортчы кулындагы корал, аны рингтан читтә беркайчан да кулланырга ярамый, моны һәр спортчыга сеңдереп киләбез”, ди. http://www.azatliq.org/content/article/24783011.html

Комментариев нет: