понедельник, 24 декабря 2012 г.

Уфада Конституция көнендә каршылык чарасы үтте

24 декабрь - Башкортстан Конституциясе көнне башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы зур булмаган каршылык чарасы уздырды. Анда “Ак тамыр”, “Туган тел” оешмалары әгъзалары да катнашты.
“Күк бүре” оешмасы әгъзалары пикетта. 24 декабрь 2012. http://www.kyk-byre.ru/index.php

Нәкъ 19 ел элек, 1993 елның 24 декабрендә Югары шура тарафыннан республиканың төп кануны кабул ителгән иде. Анда Башкортстанның мөстәкыйль дәүләт икәнлеге, дәүләт атрибутлары булдырылуы, президентлык кертелүе, аны республика халкы сайлап кую хокукы, республиканың үз табигать байлыкларына хуҗа булуы әйтелгән иде. Хакимият вертикале торгызылу белән республика Конституциясе "сузылып ятты", андагы дәүләтчелеккә кагылышлы маддәләр тулысынча "сөннәтләнде". Иң зур үзгәрешләр 2006 елда кертелде.

Элек бу көн тантаналы җыелышлар белән зурдан кубып билгеләнсә, быел ул тыныч узды. Бары тик башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы зур булмаган каршылык чарасы уздырды. Анда шулай ук “Ак тамыр”, “Туган тел” оешмалары әгъзалары да катнашты.

Пикет Уфаның Александр Матросов бакчасында узды. Анда нибары ике дистәгә якын кеше катнашты. Чара бер сәгать узарга тиеш булса да, көн суык булу сәбәпле, ничек тиз җыелсалар, шулай ук тиз таралып та беттеләр. Пикетчылар “Күк бүре азатлык өчен!”, “1993 елгы Конституцияне кайтарыгыз!”, “Президентны сайлау - халык хокукы!”, “Конституция эшләргә тиеш!”,“Хөрмәтле президент! Сез Башкортстан Конституциясенә ант иттегез. Аны бозмагыз!” кебек шигарләр белән коралланган иделәр. Зур булмаган чыгышларда 1993 елгы төп канунны кайтару кирәклеге таләп ителде. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның республиканың сәяси һәм икътисади үзаллылыгын җитәрлек якламавы әйтелде. Бу таләпләр резолюциягә дә кертелде.

Без чара ахырында төп чыгышны ясаучы “Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишевның фикерләрен белештек.

Ирек Агишев
​​“Без барлык позицияләребезне югалтып барабыз. Мөстәкыйльлек бетте. Дәүләтчелекнең исе дә юк. Инде президентлык та бетәр кебек, чөнки Рөстәм Хәмитов үзе бу мәсьәләдә Мәскәү авызына карап тора. Милли мәгариф бетә. Башкортстан президенты Конституциягә кулын куеп ант иткән иде. Ул республиканың сәяси мөстәкыйльлеге өчен берни дә эшләми. Бу көнне болай уздыру бик кызганыч, әлбәттә”, диде Ирек Агишев.

Чарада татар җәмәгатьчелегеннән дә бердәнбер вәкил катнашты. Ул - Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Вил Латыйпов.

Вил Латыйпов
​​“1993 елгы Башкортстан Конституциясендә мөстәкыйльлек турында аерым язылган иде. Анда безнең дәүләт икәнлегебез, федераль үзәк белән килешү мөнәсәбәтендә булуыбыз әйтелгән иде. Халык хокуклары да тулы чагылыш таба иде. Мин шул Конституцияне кайтаруны таләп итеп килдем.

Бүген Русия  белән федератив килешү юк, шулай булгач, ул федератив дәүләт тә була алмый. Унитар дәүләттә илнең үсеше мөмкин түгел. Республикаларның Конституцияләре булып, ике яклы килешүләр төзелсә генә бу илнең киләчәге бар”, диде Вил Латыйпов. http://www.azatliq.org/content/article/24807672.html

Комментариев нет: