вторник, 11 декабря 2012 г.

Фәүзия Бәйрәмова: «Милләт бетcә конгресс та кирәкми»


Алдан игълан ителгән “Татар милләтен саклау концепциясе” делегатлар тәкъдиме белән “Татар милләтен саклау һәм үстерү концепциясе” дип үзгәртелде. Бу фикерне сәхнәдән тарихчы һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова да яңгыратты.
«Татар милләтенең үсеш юллары» дип аталган секциядә чыгыш ясап Фәүзия Бәйрәмова алга таба конгресс утырышларында хисап чыгышларын туктатырга һәм җитди проблемнар турында сөйләшергә чакырды. «Бүген-иртәгә Татарстан, татар милләте бетәргә тора, ә без шундый вакытта мөһим мәсьәләләрне тикшермибез» диде ул.
«Татарстанда татарлык инерция белән генә бара. Идеология юк, рух юк, максат юк. Бу корылтай милләтнең бәйрәме түгел, аерым татарларның, аерым конгресс җитәкчеләренең генә җыелышы һәм бәйрәме», диде Фәүзия Бәйрәмова.
Икенче көнгә пленар утырышта ​​Фәүзия Бәйрәмова мөнбәргә утырыш ахырында гына күтәрелде. Бу мизгелне һәр делегат зарыгып көтте дияргә була, чөнки ул атлаганда залда тынлык урнашты.
“Мин Башкортстан татарлары турында аерым программ кабул итүне сорыйм. Чөнки бер миллионлык Башкортстан татарын башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән чагыштырып булмый. Шуның өчен Конгрессның Башкарма комитетында Башкортстан белән эшләүче махсус бүлек ачылырга тиеш.
Икенчедән, резолюциядә Русиянең бердәмлеген һәм бөтенлеген саклау турында сүзләр язылган. Әмма бүген Русиягә бернинди куркыныч янамый. Безгә Татарстанны сакларга кирәк! Шулай ук, төбәкләрдәге татар оешмалары хакимият белән эшләргә тиеш диелгән, әмма алар беренче чиратта халык белән эшләсен”, диде Бәйрәмова. http://tatar-duslyk.ru/tat/bishenche-koryltaj-nersege-ireshte/

Комментариев нет: