четверг, 31 января 2013 г.

Милләтчеләр Казанны яклаучыларга һәйкәл таләп итә



31 гыйнварда Татарстанның Югары мәхкәмәсендә үзенчәлекле эш каралды: ТИҮ активистлары Юныс Камалтдинов һәм Мөдәррис Галимҗанов Татарстанның Министрлар кабинетын Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куймауда гаепләп җавапка тартмакчы. Казанның Вахитов район мәхкәмәсендә аларның гаризасы канәгатьләндерелмәгәч, милли хәрәкәт дөреслекне югарырак “менеп” якларга тырышты.

римма бикмөхәммәтова
Милли хәрәкәт 2012 елда Татарстан хөкүмәтенең халык алдында Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куярга вәгъдәсен үтәмәве турында Вахитов мәхкәмәсенә шикаять язган иде. Бу эш узган елның 18 октябрендә каралды, ләкин карар ТИҮ яклы булмады. Милләтчеләр риза булмыйча үз хокукларын яклавын дәвам итәргә карар иткән. Алар Казанның Вахитов район мәхкәмәсен Югары мәхкәмә юкка чыгарыр дип өметләнә.

Мәхкәмә эше 13.00 сәгатьтә башланды. Кешеләр әллә ни күп түгел иде. “Гражданский” эш булганга, журналистларның керүенә каршы килмәделәр, ләкин видеокамерага төшерүне тыйдылар. Эшне өч хөкемдар – О. Бегишев, Р .Ибраһимов һәм рәислек итүче Б. Бариев алып барды.

Юныс Каматлдинов чирләп китү сәбәпле, аның вәкиле итеп мәхкәмә эшендә ТИҮ активисты Фәрит Зәкиев чыгыш ясады. Татарстан Министрлар кабинеты хокукларын яшь адвокат Әфләтүнов яклады.

Фәрит Зәкиев сүзләренчә, алдан ук мәхкәмә татарча алып барылуын үтенгән хат язылган. Эшнең каралуы башланыр алдыннан бик озак кем нинди телдә сөйләячәге турында аңлашу булды.

Фәрит Зәкиев
“Эшне башлар алдыннан Сез мәхкәмәгә ышанасызмы?” дип урысча яңгыраган соравына җавап ала алмый интекте хөкемдар. Фәрит Зәкиев исә, “Нинди телдә эш алып барылачак? Ике дәүләт теле бит!” дип аптырап сорады. “Анысы соңыннан, куелган сорауга җавап бирегез”, дип үз ягын каерды хөкемдар. ТИҮ вәкилләренә бу ошамады. “Мәхкәмә татарча алып барыламы, юкмы, шуны белмәгәч, хөкемдарларның составына ышанаммы мин, юкмы, каян белим...” Өстәл артында утыручылар урысча, җавап тотучылар татарча сөйләп, бер-берсен аңламыйча, ике якның да ачуланышып тарткалашуы 15 минуттан артык дәвам итте.

“Сможете ли Вы на татарском правильно говорить? Вот, скажите, в татарском языке есть перевод слова статья, постановление?” дип төрттерүен дәвам итте хөкемдар. “Нишләп булмасын, “маддә”, “карар” була ул!” дип югалып калмады Фәрит әфәнде. Бу вакытта ТИҮ активисты Гөлфәния Җәләлованың йөрәге түзмәде: “Бу нинди хәл? Оят булырга тиеш, татар телендә сөйләгәнне Татарстанда аңламыйлар! Оят!” дип кычкырып мәхкәмә залыннан чыгып китте.

Тарткалашу, төрттерүләрдән соң хөкемдарлар рәисе эшне карау татар телендә алып бару үтенечен кире кагуын игълан итеп: “Бу минем карар, ике дәүләт теле бар, сез татарча сөйлисез икән, рәхим итегез, моның өчен биредә тылмач утыра, ул аңлашылмаганны тәрҗемә итәчәк. Биредә татарча белмәүче журналистлар да бар (мәхкәмә залында бары тик бер генә кеше - “Новоя газета”дан Борис Бронштейн утырды), аннары адвокат Әфләтүнов та урысча алып барылуга каршы түгел. Моңа кадәр протоколлар, документлар урысча язылган бит” дип бәхәскә нокта куйды.

Үтенечләргә килгәндә, ТИҮ Татарстан Министрлар кабинеты белән бергә мәхкәмә эшендә Казан мэриясе, һәйкәлне башкаруда подрядчик булган “Гран-таш”, шулай ук "Татинвестгражданпроект" та булуын сорады. Ләкин берсе дә канәгатьләндерелмәде. “Бу гражданский эш, без берничек тә мэрияне бирегә китертеп утырта алмыйбыз. Аларга әйтелде, телиләр - киләләр, килмиләр икән - бигайбә”, дип аңлатылды.

Тылмач эшен Низамова алып барды. Хөкемдар “Тәрҗемә эшендә кытыршылыклар була, нишләтәсең, бу үзенчәлекле өлкә, Туфан Абдуллович та бик борчыла иде матур әдәби телне дөрес тәрҗемә итмиләр дип”, дип сөйләде.

Фәрит Зәкиев чыгышында: “Бар дәүләт структураларының да татар каһарманнарына һәйкәлне эшләргә, урнаштырырга дигән рәсми карарлары бар, хәтта Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алсу мәрмәрдән ясалган таш формасындагы һәйкәл Испаниядән кайтартылды дип рәсми җавап хаты язды, ләкин аны урнаштырмыйлыр да, халыкка да күрсәтмиләр”, диде.

Мөдәррис Галимҗанов
​​“Татарстан Министрлар кабинетының һәйкәл турында 1999 елның 26 февральдә 93нче санлы карары чыкты. Шушы карар нигезендә Казан шәһәре администрациясе башлыгы 1999 елның 20 мартында 494нче карарны чыгарган. Камил Исхаков имзалаган документ бар. Бу карар “Казанские ведомости” газетасында басылган. Карарлар бар, эшләр дә башкарылган, миллионлаган сумнар түгелгән. Ләкин эш нәтиҗәсе кайда? 13 ел үтте бит! 1999 елның Казансу ярында торган урыс яугирләренең һәйкәлен тәртипкә китерү карары да бар. Менә ул үтәлгән! Ә ник татар каһарманнарына юк? Бу безне, бу республика ватандашлары буларак, кимсетә, мыскыл итә дип саныйбыз”, диде Фәрит әфәнде.

Хөкемдар, Татарстан Министрлар кабинеты үз карарларын матбугатта бастырырга тиеш, дип искә төшерде.

“Басмаларны актарып карадык, таба алмадык. Министрлар кабинетының үз басмасы бар – “Ведомости”, ләкин ул бераз соңрак басыла башлаган. Димәк, аларда ул юк. Ләкин ул вакытта кабмин башлыгы, премьер-минстр Миңнеханов, аннары Шәймиев тә бу эштә катнашкан бит. “Татгражданпроект”ның проект-смета документларына төзәтмәләр кертелүен аның тарафыннан хупланды дип язылган”, диде Зәкиев.

Татарстан Министрлар кабинеты вәкиле Әфләтүнов аларга булган дәгъвалар белән килешмәвен, кире кагуын әйтте. “Әгәр дә басылмаган икән бу карар, бу хокук-норматив кагыйдәләренә туры килми” дип әйтте.

ТИҮ активистлары Югары мәхкәмәдә
​​“Сез аның басылмаганын исбатлый аласызмы? Дәлилләрегез бармы? Кайда документлар, күрсәтегез?” дип сорады хөкемдар. Кире җавап ишеткәч, хөкемдарларның өчесе дә тел шартлатып аптырашта калды. “Кайда укыдыгыз сез? КГУ? Бик начар әзерләнгәнсез, иптәш Әфләтунов, ничек инде бернинди дә дәлилсез Югары мәхкәмәгә килдегез? Документ белән эш итәргә кирәклеге аңлашыладыр бит? Әнә иптәш Зәкиев Казан мэриясенең кабмин карарына нигезләнеп “Казанские ведомости” гәзитен әйтә”, дип беренче курс студентын укытучысы кебек шелтәләде хөкемдар адвокатны.

Сәгать ярым вакыт узган соң хөкемдарлар киңәшләшергә чыгып китте. Татарстан Министрлар кабинеты яклаучысы бераз аптырашта калды, “Ник мине диктофонга язып барасыз?” дип кызыксынып, “Сез кем буласыз, кайсы басмадан?” дип сораштырды каләм ияләрен.

Хөкемдарлар яшь адвокатны кызганды, аңа бер атна эчендә үз сүзләрен дәллили торган документларны тупларга кушылды. Мәхкәмә утырышы 7 февральгә күчерелде. http://www.azatliq.org/content/article/24889337.html

Комментариев нет: