понедельник, 11 февраля 2013 г.

«Гашыйклар тавы»на – 500 мәртәбә


Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзиевнең 80 еллык юбилеена багышлап Яр Чаллы татар дәүләт драма театры «Гашыйклар тавы» мелодрамасын 15 февраль көнне 500 мәртәбә уйныячак. Ул гына да түгел, шул ук спектакль 16 февральдә – 501-нче, 17 февральдә – 502-нче мәртәбә тамашачылар хозурына чыгарыла.
Чаллы театрында «Гашыйклар тавы»ның премьерасы 1992 елның мартында уза. Спектакль беренче көннән үк тамашачыларның мәхәббәтен яулап ала.
"Узган гасырның 90-нчы елларында артистлар көненә хәтта икешәр-өчәр мәртәбә уйныйлар бу мелодраманы",  – ди Чаллы театрының директоры Рашат Фәйзерахманов. – Әйтик, көндез мәктәпләрдә ике спектакль, кичен залда тагын бер мәртәбә. 20 елдан артык вакыт эчендә «Гашыйклар тавы» Казан, Уфа, Оренбург, Ижау шәһәрләрендә, Самара һәм Ульяновск өлкәсендә, Татарстан районнарында узган гастрольләрнең афишасына керә. Кайда гына уйналса да, спектакльне тамашачылар һәрдаим бик җылы кабул итә. Мелодрама «ТНВ – Яңа гасыр» телеканалы фондлары өчен дә яздырып алынган, ТВдан берничә мәртәбә күрсәтелде, тик аңа карап тамашачылар бу спектакльне карарга театрга йөрүдән туктамыйлар. Безнең исәпләүләр буенча, спектакль Илдар Юзиевнең юбилеена 500 мәртәбә уйналачак"
Спектакльнең режиссеры – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Фаил Ибраһимов. Композиторы – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин. 20 ел эчендә төп героиня Мөнирәне инде алты  актриса уйнаган, ә төп герой Сәетне исә беренче көннән алып бүгенгә кадәр ТР атказанган артисты Рәфыйк Каюмов уйный.
Театрда озак еллар эшләүче хезмәткәрләрнең сүзләренә караганда, «Гашыйклар тавы»нда кулланыла торган костюмнар өч мәртәбә яңадан тегелгән. Декорацияләр һәм реквизитлар исә, 2005 елның апрелендә, спектакль яңартылып куелган вакытта алышынган. http://nabchelny.ru/news/5233

Комментариев нет: