вторник, 5 февраля 2013 г.

"Ана теле"нә дүрт көндә 800 кеше теркәлгән


илдар габидуллин
на теле" проекты ( anatele.ef.com) беренче ун мең укучы өчен рәсми рәвештә ишекләрен ачты. Бу хакта журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде. Татар теленә өйрәтүче интернет-мәктәп моңарчы тест рәвешендә генә эшли иде.

"Ана теле"ндәге курс тугыз дәрәҗәгә бүленгән. Дәресләр аудиоязмалар тыңлау, видеотасмалар карау, диалоглар кору, җөмләләр төзүдән гыйбарәт. Укучы грамматика һәм лексиканы тиешле дәрәҗәдә үзләштерсен өчен бар мөмкинлекләр каралган. Кулланучы шулай ук җанлы рәвештә укытучы белән аралаша ала. Тугызынчы дәрәҗәне бетергән студент татар телендә камил аралаша алыр, дип көтелә.

"Ана теле" проекты Татарстан президенты фәрманы белән узган елның көзендә әзерләнә башлады. Әлегә анда барлык тугыз дәрәҗә дә юк. Тулы көченә сайт ел ахырында эшли башлаячак.

Интернет-мәктәп эшләүнең беренче дүрт көнендә 800дән артык кеше җыйган. Министр сүзләренчә, бу проект Русиядәге татарлар белән беррәттән, чит илләрдәге милләттәшләребез өчен бик файдалы проект, чөнки бар җирдә дә татар теле укытучысы хезмәтеннән файдалану мөмкин түгел.

"Ана теле" проектын мәгариф һәм фән министрлыгы Education First халыкара телләр өйрәнү ширкәте белән бергә әзерләде. 

Комментариев нет: