вторник, 12 февраля 2013 г.

КФУда түләүсез татар теле курслары ачыла


18 февральдә Казан федераль университетында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар башлана. Өч айлык түләүсез курслар быел икенче тапкыр оештырыла.

Татар теле курслары башлап җибәрүчеләр һәм дәвам итүчеләр өчен ике юнәлештә алып барылачак. Дәресләр атнасына ике тапкыр, һәр очрашуда өчәр сәгать дәвамында булачак. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр сабакларны 10-15 кешелек төркемнәргә бүленеп укыячак. 
Татар телен өйрәтү курслары узган ел да оештырылган иде. Бу курсларга татарлардан тыш урыс кешеләре дә зур кызыксыну күрсәтте.
КФУның Филология һәм сәнгать институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, үткән ел бу курсларга баштарак 1200 кеше язылган булса да, даими рәвештә 800дән артык кеше йөргән. Шуларның 404се арасында уздырылган сораштыруда әлеге курсларга йөрүчеләрнең иң яшенә 11, иң өлкәненә 78 яшь булган. Узган елгы курсларның бюджеты 2 миллион сумнан артык тәшкил иткән һәм татар теле дәресләре үткәрүгә якынча 45 укытучы җәлеп ителгән. Курсларның бюджеты быел да узган елгыдан ким булмаячак дип белдерде ул.
Татмедиа оешмасында матбугат очрашуы рәвешендә үткән җыелышта Рәдиф Җамалетдинов узган елгы курсларга кагылышлы башка статистика мәгълүматларын да җиткерде.
Әйтик, узган ел бу курсларга йөрүчеләрнең 38,3%ын урыслар, 53,1%ын татарлар, 1,3%ын чуашлар, украиннар 1%, удмурт һәм марилар 0,5%ны, япон һәм белоруслар 0,3 %ны тәшкил иткән.
Узган ел татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең 81,1%ы югары белемле, 6% урта махсус белемле, 8,2%ы урта һөнәри белемле һәм 3,2% мәктәп укучылары булган.

Быелгы курсларга катнашырга теләүчеләр 14 февральдә кичке алтыда Татарстан урамы, 2нче йорт адресында оештыру җыелышында тест үткәннән соң, 18 февральдә “башлангыч” һәм “дәвам итүчеләр” төркемнәренә бүленеп татар телен өйрәнә башлаячаклар. Курслар 18 майга кадәр дәвам итәчәк. Курслардан соң анда катнашучылар махсус тест үтеп татар теле курсларын тәмамлау турында сертификат ала алачак. http://www.azatliq.org/content/article/24899186.html

Комментариев нет: