вторник, 19 февраля 2013 г.

Татарстанда тарихи кинолар да төшерелә башлады


Татарстанда тарихи кинолар да төшерелә башлады
21 февральдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында “Борынгы Болгар” дип аталган фәнни-популяр фильмны тәкъдим итү булачак. Шулай ук яңа фильмның авторлары белән очрашу да оештырыла.

“Иман” продюсерлык үзәгендә төшерелгән киноның режиссерлары Николай Морозов, Александра Сенчукова, продюсеры Кузьма Морозов, сценарий авторлары Николай Морозов, Александра Сенчукова, Леонид Девятых, Арсений Воронин. “Борынгы Болгар” Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Фонды ярдәме белән эшләнде.

Яңа фильмда сүз болгар бабаларыбызның яшәеше һәм Борынгы Болгар шәһәренең барлыкка килүе, үсүе хакында бара. Дәүләт тарихындагы конкрет фактларга таянып сүрәтләнгән вакыйгалар чолганышы бүгенге көн белән тоташа. Җир шарының төрле почмакларыннан килгән кунаклар бүгенге Болгарда халыкның рухи кыйммәтләре һәм күркәм йолалары белән таныша. Фильмда борынгы бабаларыбыз заманындагы сәнгать үрнәкләре, һөнәрчелек, фән-белем, медицина һәм сәүдә турында да мәгълүмат бирелә.

Фильмда заманча компьютер графикасы куллану исә киноны киң тамашачыга кызыклы һәм мавыктыргыч итә. http://www.intertat.ru/tt/

Комментариев нет: