вторник, 26 марта 2013 г.

Резолюция митинга, посвященного 21-й годовщине референдума о независимости Татарстана. 1992 елның 21 мартында үткәрелгән Татарстан дәүләт бәйсезлеге турында референдумның 21 еллыгына багышланган митинг резолюциясе.


 
    Резолюция митинга, посвященного 21-й годовщине референдума о независимости  Татарстана.

       21 марта 1992 года был проведен референдум о независимости Татарстана.  На вопрос «Согласны ли Вы, что Республика Татарстан - суверенное государство, суб'ект международного права, строящее свои отношения с Российской Федерацией и другими республиками, государствами на основе равноправных договоров?" ответили «ДА» 62% татарстанцев. Это великое событие в истории Татарстана, равное принятию «Декларации о государственном суверенитете Татарстана» 30 августа 1990 года и Конституции Республики Татарстан  6 ноября 1992 года. Конституция РТ была принята на основе результатов референдума. Конституция РТ выражает волю народа, и поэтому её основные положения может изменить только народ. Но в 2000 году началось наступление на государство Татарстан. Невзирая на волю народа, под предлогом «приведения в соответствие» в Конституцию РТ было внесено больше 20 изменений. Мы заявляем, что  2002 году в Татарстане произошел государственный переворот. В результате Российская Федерация перестала быть «федеративным государством» и превратилась в «унитарное государство», в империю.
         Из Конституции РТ исключены основополагающие статьи, такие как «Татарстан суверенное государство – субъект международного права», «Земля, ее недра являются общенародным достоянием», «Законы Республики Татарстан обладают верховенством на всей ее территории».
Госсовет не  праве отменять результаты всенародного референдума, изменения, внесенные в Конституцию РТ, нелегитимны. За произволом с Конституцией последовал правовой беспредел: отлучение татарского народа от родного языка, культуры,  собственной    истории, татарские школы в Татарстане стали редкостью, около 80% финансовых поступлений Республики забирает центр (100% таможненных сборов). Москва обязывает Татарстан финансировать подготовку Универсиады, предоставляя кредиты под определенный процент, т. е. ввергая республику в финансовую кабалу. Муссируется провокационный вопрос об упразднении национальных республик. Высшие руководители РФ говорят о референдуме. Какой вопрос должен решаться на референдуме? Об «укрупнении», о «слиянии»?  А по сути будет решаться  вопрос о ликвидации государственности татар, башкир, чувашей и других народов  РФ!
        Республика Татарстан является единственной географической и политической территорией самоопределения татарского народа. Правовой беспредел лишает его  права на самоопределение.
     Мы, участники митинга, требуем:
1. Госсовету РТ восстановить легитимную Конституцию РТ 1992 года, принятую на основании всенародного  референдума.
2.В соответствии с результатами референдума и легитимной конституции РТ разработать и принять новый договор о разграничении полномочий между РТи РФ.
3.От Президента РФ и Госдумы РФ- соблюдать Конституцию РФ и не делать провокационных заявлений о «губернизации», «укрупнении», «проведении референдума».
 4.От Генерального прокурора РФ – расценивать провокационные заявления о ликвидации государственности коренных народов (о «единственном президенте», о  «укрупнении», «губернизации», «референдуме» и т.д.) как призывы к изменению конституционного строя и разжигание межнациональной розни.
5.   Пересмотреть, принятую метрополией кабальную для республики форму финансирования Универсиады, исключить проведение до и во время Универсиады любые виды «зачисток» среди мусульман, каковые, как правило, практикуются в России при подобных мероприятиях.   
   6   .От Парламентской Ассамблеи Совета Европы- исключить Российскую Федерацию из Совета Европы за этноцид коренных народов( уничтожение языков, национального образования, государственности), за грубые нарушения «Рамочной конвенции о защите национальных меньшинств» и «Европейской Хартии региональных  языков или языков меньшинств». 
      Мы призываем    ООН, Парламентскую Ассоциацию Совета Европы, ФИСУ,  парламенты демократических стран мира бойкотировать Универсиаду 2013 года и Олимпиаду 2014 года в Российской Федерации. Праздник спорта не может проводиться в стране, которая по Конституции - «федеративное государство», а в действительности является унитарным тоталитарным государством, где проводится политика этноцида коренных народов, нарушаются права человека, права коренных народов на государственность, полноценное развитие национальной культуры, образования, языка, изучение национальной истории.
      Направить резолюцию в ООН, Парламентскую ассоциацию Совета Европы, Президенту РФ, Государственную Думу РФ, Президенту Республики Татарстан, Государственному Совету Республики Татарстан.
     Всетатарский общественный центр                            г. К азань, 24.03.2013    
      Российская  Федерация, Республика Татарстан, г. Казань, ул. К. Маркса, 41    тел/факс 2382314    
............................................................................................................................................

     1992 елның 21 мартында үткәрелгән Татарстан  дәүләт бәйсезлеге турында референдумның   21 еллыгына багышланган митинг резолюциясе.

     Казан ш.                                                                                              24.03.2013

     Моннан 21 ел элек, 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен яклап референдум үткәрелде. “Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан  халкының 62% якыны “әйе” дип җавап бирде. Бу 1990елның 30 августында  “Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларацияны” һәм 1992 елның 6 ноябренда “Татарстан Конституциясен” кабул итүгә  тиң бөек вакыйга. Татарстан Конституциясе референдум нәтижәләре нигезендә кабул ителде. Ул халыкнын ихтиярын чагылдыра, шуна күрә аның төп нигезләмәләрен халык үзегенә үзгәртә ала. Әмма ләкин 2000-2005 елларда Татарстан дәүләтенә каршы жинаять оештырылды.  Татарстан халкыннан сорамыйча,  Конституциягә  шундый  күп үзгәрешләр кертелде ки, бу  хәлне  “Татарстан дәүләтен һәлак итү” дип бәяләргә була. Нәтиҗәдә Россия кәгазьдәгенә “федератив дәүләт”, чынбарлыкта ул “унитар дәүләткә”, империягә әверелде. 
2000 елда Татарстан дәүләтенә, Конституцияга һөҗүм башлангач, нигәдер беркемдә сораулар бирмәде: Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елда кабул ителде. Ун ел Татарстан Конституциясе Россия Конституциясенә каршы килмәде, ничек ул хәзергенә ярамый башлаган? Ничек Федератив демократик дәүләттә ( РФ конституциясе, 1-нче маддә) “туры китерү” үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш. “Туры китерү” үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнә. Татарстан дәүләтен җимергәндә кая иде соң безнең Дәүләт Шурасы, кая иде “Конституциянең гаранты”? Нигә хакимият халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады?  Татарcтан халкы  Конституциядагы үзгәрешләр аркасында дәүләтсез, җирсез, милексез калды. 2002 елдаә яңа редакция дигән булып икенче конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт- халыкара хокук субъекты ” юк, «җир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды.
         Соңгы вакытта татар теленә, мәгарифенә, татар милләтенә, Татарстан дәүләтенә  һөҗүм көчәйде. 2010 елда кабул ителгән  № 430281-5 Федераль Канун республикаларга (дәүләтләргә) республика башлыгын «Президент» дип атауны тыя. 2012 елның 19 декабренда кул куелган  “ Россия Федерациясе дәүләт милли стратегиясе турында” Россия Федераөиясе Президентының № 1666  Указы, 2012 елның 31 декабренда кабул ителгән “Мәгариф турында” Федераль Канун бу һөҗүмнең тагын бер дәлиле булып тора. Россия  Федерациясенең иң югары  дәүләт җитәкчеләре регионнарны “кушу”, “эреләндерү” турында референдум үткәрү турында сөйлиләр. Бу коткы таратучы белдерүләр  РФ Конститутуциясен, милли республикалар(дәүләтләр) Конституцияларын   бозганын аңлыйлар микән алар?! Татарларга Татарстан Республикасын, татарларның дәүләтчелеген бетерү турында референдум үткәрергә тәкъдим итәсезмени ?!!  Бу  милләтара низаг чыгаруга өндәү бит!
     Татарстан дәүләте, татар милләте, татар мәгарифе, теле упкын алдында торган хәлдә таләп итәбез: 
        - 1990 елда кабул ителгән  “Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларацияга” , 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә таянып, Татарстан Дәүләт Шурасы 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш. “Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты ” , «Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия» , «Жир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке» - дәүләтнең нигезе булган бу маддәләр кире кайтырга тиешләр.

  - Татарстан Президентыннан, Татарстан Дәүләт Шурасыннан таләп итәбез: “Россия Федерациясе  һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм  вәкаләтләр  алмашу  турында "  яңа Шартнамәне әзерләргә һәм кабул итергә.
  
- Татарстанда сәяси фиркалар оештыру мөмкинлеген  кире кайтарырга.
-РФ Президентыннан, Дәүләт Думасыннан таләп итәбез: РФ Конституциясен хөрмәт итергә һәм “бердәнбер президент“, “губернизация” регионнарны “кушу”, “эреләндерү” , “референдум” турында коткы таратмаска.
-Генераль прокуратурадан таләп итәбез: “бердәнбер президент“, “губернизация”, “регионнарны кушу, эреләндерү турында референдум  үткәрү”  дип коткы таратуны милләтара низагка өндәү дип бәяләргә һәм җавапка тартырга.
- Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясында тыңлаулар үткәрүне сорыйбыз. Бу тыңлауларда Россия Федерациясен « Милли азчылыкларны яклау буенча конвенцияне» һәм « Региональ телләр һәм азчылыклар телләренең Европа Хартиясен» тупас бозган өчен, төп халыкларның дәүләтчелеген, мәгарифен, телләрен юк иткән өчен гаепле дип табырга чакырабыз. Бу җинаятьләре өчен(төп халыкларга каршы этноцид) Россия Федерациясе Европа берлегеннән куылырга тиеш.
           Берләшкән Милләтләр Оешмасын, Европа Берлеген, Студентлар спорты халыкара Федерациясен, демократик илләрнең парламентларын  2013 елгы Универсиадага һәм 2014 елгы Олимпиадага бойкот игълан итергә чакырабыз. Төп халыкларга каршы этноцид сәясәте алып баручы, кеше хокуклары даими бозыла торган, төп халыкларның дәүләтчелеген, мәгарифен, телләрен юк итә торган, демократия, хокукый дәүләт, сүз иреге булмаган, ирекле гадел сайлаулар оештыра алмаган  илдә спорт бәйрәме үткәрү җинаять булыр иде.
         ХХ1 гасырда яшәүгә карамастан, Татарстанда  феодал, авторитар сәяси  төзелеш  хөкүм итә. Демократия, гадел сайлаулар, cәяси көндәшлек,сүз иреге, көчле оппозиция   булмаса бер мәсьәләнедә чишә алмыйбыз.Безнең түрәләр Конституцияне гамәлгә ашыру турында, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмыйлар,чөнки алар халык алдында җаваплылык тоймыйлар. Халыкның алар урынына яңа кешеләр сайларга мөмкинлеге юк. Татар халкы зур ул, аның сәләтле, укымышлы уллары һәм кызлары бихисап. Аларга хакимияттә эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Татарстанда егерме ике ел инде хакимият алмашынмый. Уяныгыз, татарлар, ХV1 гасырдан калган сәяси төзелешне алмаштыруны замана таләп итә!  Татар халкы финнардан я латышлардан ким түгел, безнеңдә заманача Европа дәүләте төзерлек көчебез бар, иншалла.

          Бу хатны Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясына,РФ Президентына,  РФ Дәүләт Думасына, Татарстан Президентына, Татарстан Дәүләт Шурасына җибәрергә.       

   Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы.
    Россия Федерациясе, Казан ш. К. Маркс ур.41, тел.238-23-14

Комментариев нет: