четверг, 21 марта 2013 г.

"Татарның зур өлеше әле йокыдан уянмаган"

24 мартта Казанда Татарстан президенты институтын яклап тагын бер урам җыены уза. Бу чара алдыннан ТИҮнең Алабуга бүлеге әгъзасы Фирдәвес Хуҗин белән сөйләштек.

Чулман төбәге милли хәрәктә вәкилләре 2 март көнне Казанда Татарстан президенты институтын яклап уздырылган җыенда да катнашкан иде. Хәзер 24 март көнне узачак урам җыенына да барырга әзерләнәләр. Шушы чара алдыннан без Алабуга каласындагы ТИҮ бүлеге, Аксакаллар шурасы әгъзасы Фирдәвес Хуҗин фикерләрен белештек. 

– Фирдәвес әфәнде, милли хәрәкәт соңгы вакытта Татарстан президенты атамасын саклап калуга  зур игътибар бирә. Бу юнәлештә шундый ысуллар белән эшләү урынлымы икән?
   

– Татарстанны, башка милли республикаларны яклау хәзерге чорда бик мөһим. Чөнки татар яки урыс булмаган халыклар үзләрен якламаса, беркем дә алар өчен күтәрелмәс. Әлегә Татарстан кәгазьдә генә булса да суверен республика санала.

1991 елда сайлап куйган үз президентыбыз бар иде. Дөрес,Татарстан тарихындагы  икенче президентны Мәскәү  куйды. Шулай да президент институты эшләп килә. Конституциябез дә, федераль хакимият тарафыннан бик нык талкынса да, әлегә яши. Начармы, яхшымы үз гимныбыз, әләмебез бар. Тик бу символлар Русия хакимияте шөрепләрне катырак кыскан саен уенчык рәвешендә генә калып бара шикелле. Әнә бит, узган елның 19 декабрендә Путин “Русия дәүләт стратегиясе” дигән гаять мөһим документка кул куйды. Бу урыс булмаган халыкларны юк итүгә корылган концепсия. Фәүзия Бәйрәмова, татар халкының башка каһарманнары бу концепсиянең чын йөзен ачып бирделәр. Ни кызганыч, татарның зур өлеше әлегә йокысыннан уянмаган.
  
–  2 март көнне Казанда Татарстан президенты исемен яклап узганҗыенда сез дә катнаштыгыз. Бу чарадан нинди нәтиҗә ясадыгыз?
   

Фирдәвес ХуҗинФирдәвес Хуҗин
​​– Бу җыенда милли лидерлар күп нәрсәгә ачыклык керттеләр дип саныйм. Русиянең милли сәясәте бик куркыныч дигән уйлар да туды, борчулы хисләр дә биләде мине. Президент атамасын яклап Казанга баруыбызга ниндидер каршылыклар булуын башыбызга да китермәгән идек. Ә киртәләр куелган булып чыкты. Гавәмне туплау, автобуслар табу мәсьәләсен бер төркем фикердәшләр хәл иткән идек. Тик инде акчалар түләнгән автобусларыбыз мәркәзебез ягына кузгалып китәргә торганда гына, полиция килеп бу автобусларның номерларын салдырып алды. Югыйсә, бу автобусларда барасын полиция күптән белә иде бит. Ләкин киртә китү алдыннан гына салынды.
  
– Шундый каршылыклар булуга да карамастан бу якшәмбедә тагын бару турында карарга килгәнсез шикелле?
 
– Әлбәттә барабыз. Ләкин нинди юллар белән барасын әлегә әйтеп бетермим, сер булып торсын. Чөнки шундый ук каршылыклар булуы ихтимал дигән шигебез бар. Бу юлы Казанга халыкның күбрәк килүенә дә өметләнәбез. Без хокукларыбызны кануни юллар белән якларга җыенабыз. Валентина Матвиенконың 13 февральдә Дәүләт шурасында Русия төбәкләрен эреләндерү,Русиядә бер генә президент булырга тиешлеге хакындагы сүзләре безне битараф калдырмады.
 
–  Шулай да халыкта битарафлык күзәтелә кебек. Шушы битарафлык курку хисләре белән бәйле түгел микән?
  
– Әйе, кешегә, җәмгыятькә хәзер ниндидер курку хисе хас. Путин хакимияткә килеп “тимер” тәртипләрен урнаштыра башлагач, яңача идарә итү ысуллары өстенлек алды. Бу сайлауларда да ачык күренде. Күп җирдә алдашу, күз буяу булды һәм сайлау дигәннәре уенга әйләнеп калды. Депутат букчасы күптән инде үз кешеләренә бүлеп куелган. Административ команда  инде оешма-ширкәт җитәкчеләрен, хезмәткәрләрен куркыту ысулы белән тота һәм эшләтә. Югары уку йортларында да җитәкчелек студентларга басым ясый. Нәтиҗәдә, курку дигән нәрсә җәмгыятьнең һәр күзәнәген биләп алган. Матвиенконың сүзләренә каршы Татарстанның берәр депутаты берәр сүз әйттеме? Юк. Аның монысы да курку. Урам җыеннары барышында аның алгы сафында булырга тиешле язучылар, галим-голамәләр дә 2 март җыенында күренмәде. Дистәләгән уку йортларында йөз меңләгән студентлар бар. Ник аларның 5-6 сы гына булса да күренсен? Зыялы дигәннәребез дә әллә кайда йөриләр. Болар барысы да куркудан, шуның нәтиҗәсе булган битарафлыктан килә.
  
Без тагын да Чаллы, Түбән Камадагы милли хәрәкәт вәкилләренең  24 март көнендә Казанда узачак урам җыенына барырга әзерләнүләре хакында хәбәрләр алдык. http://www.azatliq.org/content/article/24933792.html

Комментариев нет: