вторник, 12 марта 2013 г.

Мәктәп “яңа” укытучыларны көтә



Мәктәп “яңа” укытучыларны көтә

Март аенда “Безнең яңа укытучы” грант программасының яңа этабы башланды. Бу проект Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Бәйгедә укытучы һөнәренә сәләте булган, әмма педагогик белгечлек алмаган яшьләр дә катнаша ала.

2011-2012 елларда Татарстанда “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында “Безнең яңа укытучы” грантына 1778 егет-кыз дәгъва кылган. Бәйге нәтиҗәләре буенча 350 яшь белгеч җиңүче дип табылган. Алар республикабызның 245 гомумбелем бирү мәктәпләрендә укутучы булып эшли башлаган.

Һәрбер грант алучы проект кысаларында ай саен төп хезмәт хакына 8625 сум күләмендә өстәмә ала. Моннан кала алар эшләгән кабинетлар уку-укыту эшчәнлеге өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. 2011 елда җиңү яулаган педагогик белеме булмаган яшьләр дәүләт хисабына икенче югары белем алган. 2012 елда грант алган 50 кеше хәзерге вакытта шулай ук яңадан әзерлек үтә.

Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр тулырак мәгълүматны http://mon.tatarstan.ru/rus/nash__noviy.htm сылтамасы буенча таба ала.

Комментариев нет: