воскресенье, 24 марта 2013 г.

Татарча көрәшне Россиядә таныдылар


Татарча көрәшне Россиядә таныдылар
Март урталарында Россиянең спорт министрлыгында көрәшне тану һәм бөтенроссия реестрына кертү мәсьәләсенә багышланган комиссия утырышы узды. Әлеге чарада Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм Россиянең “Татарча көрәш” федерациясе президенты (бер үк вакытта Татарча көрәш халыкара ассоцияциясе президенты) Җәүдәт Миннәхмәтов чыгыш ясаган. Күпчелек тавыш белән көрәшебез, ниһаять, спорт төре буларак танылган һәм ул спортның милли төрләре категориясеннән гомумроссия спорт төрләре категориясенә күчерелгән.

Әлбәттә, татар көрәшчеләре әлеге вакыйганы күптәннән зарыгып көтте. Әйтик, безнең көрәшчеләр Россия беренчелегендә катнашалар, ә бу исә аларга Россия чемпионы исеменнән тыш берни бирми иде. Ярышларны оештыру эше дә бары Россиянең “Татарча көрәш” федерациясе җилкәсенә төште. Бәйгегә спортчыларны чакыру, татарлар сибелеп яшәгән төбәкләрдә (ә андый төбәк Россиядә бөтенләй юк сыман) милли төребезгә игътибарны арттыру, бүләкләү һ.б. эшләрнең никадәр авыр икәнлеген федерация җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов белән аның командасы гына белгәндер.

Хәзер исә Россия чемпионатлары һәм беренчелекләре бөтенләй башка югарылыкта узар дигән өмет бар. Чөнки бәйге инде министрлык тарафыннан да финансланырга тиеш булачак. Ә инде татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы дигән дәрәҗәләр, тренерларга бирелә торган квалификацияләр алу мөмкинлеге милли төребезгә игътибарны чыннан да бермә-бер арттырып җибәрергә тиеш.

Яңадан кайту

Әйтергә кирәк, татарча көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңгән көрәшчеләргә элек РСФСРның милли төрләр буенча спорт остасы дигән исем бирелә торган булган. Әлеге дәрәҗәне Татарстанның бик күп спортчылары да яулады. Үзе дә шул ук исемгә лаек булган Фәрит Шәйхетдинов ошбу дәрәҗәне бирү 1992 елдан тукталды дип искә төшерә. Ул чакта аның ике шәкерте ил беренчелегендә икенче урынны яулаган, әмма аларга спорт остасы исеме бирелмәгән.

Ә инде туксанынчы еллар уртасыннан көрәшчеләр Татарстанның спорт остасы исеменә лаек була башлаган. Шунысы игътибарга лаек, соңгы араларда кайберәүләр әлеге исемне, дәрәҗәне бетерү турында да сүз йөртә башлаган икән. Безгә калса, болай булган очракта татар көрәшенә бик зур зыян салыначак. Ни әйтсәң дә, Татарстанда милли көрәш беренче урыннарда тора, юкка гына ул милли төр дип саналмый. Алай гына да түгел, Татарстанның спорт остасы дигән исемне алу, безнеңчә, Россиянең спорт остасы исемен алуга караганда күпкә, бик күпкә авыррак...

Бер начарның бер яхшы ягы

Әлбәттә, әлеге танылу юктан гына барлыкка килмәде. Беренчедән, һичшиксез, әлеге дә баягы Россиянең “Татарча көрәш” федерациясе алып барган эшчәнлек нәтиҗәсе бу. Ә инде төп сүзне, безнеңчә, ил Президенты Владимир Путин әйтте.

Халыкара Олимпия комитетының Олмипия уеннары программасыннан көрәш төрләрен алу тәкъдиме белән чыгуы хакында язган идек. Путин әлеге вакыйгадан читтә калмады. Милли бәйләнешләр буенча совет утырышында Илбашы милли спорт төрләрен Олимпия уеннары программасына кертергә, шуңа тырышлык куярга кирәк дип белдерде. “Иң мөһиме, алар хакында Россиянең үзендә дә белергә һәм алар массалы төстә шөгыльләнерлек спорт төрләре буларак үсәргә тиеш”, - диде Путин. Олимпия уеннары программасына кертелерлек спорт төрләре исемлегендә ул татарча көрәшне дә атап узган иде.

Димәк, Олимпия комитетының югарыда әйтелгән тәкъдиме татар көрәшенә уңай йогынты ясады дип әйтергә мөмкин...

Радик САБИРОВ

Комментариев нет: