воскресенье, 21 апреля 2013 г.

Татарлар турында яңа китап тәкъдим ителде


18 апрельдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә Сарытау татары Камил Әбләзевнең "Татарларның тарихи язмышы" исемле китабын тәкъдим итү чарасы узды.


атарларның тарихи язмышы" китабы ике томнан тора. 415 биттән торган беренче том "Кабиләдән милләткә", 365 биттән торган икенче том "Этник мобилизация һәм милли дәүләтчелекнең торгызылуы", дип атала. Икесе дә рус телендә язылган һәм тарихи документларга нигезләнеп фоторәсемнәр белән тулыландырылган. Китапның тиражы өч мең.

Пәнҗешәмбе кичендә халык белән шыгрым тулы залда китапны тәкъдим итү чарасын алып барган язучы, драматург, режиссер Рабит Батулла хрестоматик дәреслекләрдән татарлар турында “татарлар поганый, татарлар агрессор, татарлар вәхшиләр, татарларның 1917 елга кадәр язуы да булмаган, мәдәнияте дә булмаган” дигән хәбәрләр укып үсүләрен белдерде.

"Татарлар турында шулай итеп дыңгычлый торгач, татар халкының күп өлеше мескенлек чиренә, кимсенү чиренә сабышты. Әмма ни гаҗәп шуның кадәр басым астында да татар халкы үзенең телен, динен, йөзен, чыраен, милли киемнәрен югалтмаска тырышты. Бәхетебезгә галимнәребез арасында көчле шәхесләребез барлыкка килде һәм алар үзләре язган китаплар белән гаделлекне әкренләп баскычлап күтәрә торды. Һәм менә бүген без тагын бер хакыйкать көрәшчесе белән очрашабыз. Ул – Сарытаудан Камил Әбләзев”, дип үз чыгышында китапның авторы белән таныштырды.

Галим Дамир Исхаков фикеренчә, бу китап Татарстаннан читтә яшәүче татар тарафыннан язылуы белән башка китаплардан аерылып тора.

"Татар тарихы читтә яшәгәндә Татарстан эчендә язылганга караганда башкачарак күзаллана. Бу китап шул яктан да әһәмиятле. Ягъни, бу китапта кайбер акцентлар башкачарак куелган. Чыннан да анда Болгар чорына бик әһәмият бирелмәгән, чөнки читтәге татарлар өчен Болгар чоры юк ул. Себер татарларында да Кырым татарларында да Сарытау татарларында да болгарлар юк.

Аннан соң бу китапта татар идеологиясенә зур урын бирелгән. Ягъни, китапны укыгач гади татар укучысы да кем икәнлеген аңлап үзенең дөньядагы урынын билгеләргә тиеш. Хәзер бит ил эчендә төрле тенденцияләр бара. Шул тенденцияләр эчендә татар югалып калмыйча, менә мин татар дип әйтерлек булсын дип язылган бу китап”, дип Дамир Исхаков китапка карата фикерләре белән уртаклашты.

Комментариев нет: