воскресенье, 28 апреля 2013 г.

Универсиаданың милли йөзе - әллә сер, әллә ул юк...


Универсиаданың милли йөзе - әллә сер, әллә ул юк...
Бүген Россия тарихында беренче мәртәбә Парламентаризм көне билгеләп үтелә. Татарстан Дәүләт Советы депутатларының чираттагы 40 нчы утырышын бүген - 27 апрельдә уздыру нәкъ менә шушы бәйрәм белән бәйле.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министр Илдар Халиков та катнашты. Парламент утырышы исә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау сүзләре белән башланып китте.

Президент депутатларны тәнкыйтьләде

Рөстәм Миңнеханов исә бәйрәм белән котлау белән беррәттән, утырышның оештыру эшчәнлегенә игътибар итеп,  депутатларга кисәтү ясады. “Менә мин карап утырам да, кайбер депутатлар түштамгаларын да тагып килмәгән, хәтта. Бәйрәм көнне дә түштамга тагарга ашыкмаган депутатлар бәлки үз эшләрен яратмыйдыр? Югыйсә, аларга зур җаваплылык йөкләнгән. Депутатлар моны төгәл аңларга тиеш. Тиздән сайлаулар җитә, аларга карата катгыйрак булырга кирәктер”, - дип ассызыклап узды Президент чыгышында.

Илдар Халиков депутатлар алдында Татарстан башкарма хакимияте органнарының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты. “2012 елны Татарстан өчен шактый уңышлы булды, дип әйтергә мөмкин. Сәнәгать җитештерүчәнлеге һәм инвестицион үсеш сизелерлек артты. Аның каравы, быел икътисадый үсеш темпларының акрынаюы күзәтелә. Татарстан Президенты тарафыннан әлеге мәсьәләне хәл итү өчен төгәл бурычлар куелды”, - дип сөйләде җитәкче. Ул бу елның җиңел булмаячагын билгеләп үтте. Икътисадның алга таба үсеше өчен яңа җитештерү объктлары булдыру һәм предприятиеләрнең конкурентлыккка сәләтен арттыру кирәк.

Депутатларны яхшы яңалыклар түгел, ә проблемалар кызыксындыра

Премьер-министрның бу чыгышы депутатларда бик күп сораулар уятты. Алар хезмәт хаклары арту, торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле мәсьәләләр белән кызыксынды. Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле узидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов исә, чыгышны, гомумән дә, тәнкыйть утына тотты. “Чыгыштан аңлашылганча, бездә барысы да бик яхшы. Нишләп җитешсез якларыбыз турында сөйләмәскә ди. Бу залда мактау сүзләре чикләнгән булырга тиеш. Проблемалар турында сөйләргә кирәк”, - дип белдерде ул.

Бу дискуссиягә ноктаны Рөстәм Миңнеханов куйды. “Без күбрәк эшләгән саен, тагын да масштаблырак эшләр башкарырга кирәклеге ачыклана. Хөкүмәт эшчәнлегендәге хаталар, җитешсез моментларга бу өлкәдә эшләүчеләр - барыбыз да гаепле. Безнең тарафтан кабул ителүче карарлар депутатлар тарафыннан яклау тапкан очракта гына тиешле нәтиҗәсен бирә. Шуңа күрә, дәүләт эшчәнлеген оештырудагы эшчәнлегегез өчен зур рәхмәт сезгә”, - дип ассызыклады ул чыгышында.

Универсиаданың милли йөзе турында сөйләмәделәр

Бүгенге утырышның иң кызыклы өлеше “Казан-2013” Универсиада дирекциясенең генераль директоры чыгышы булырга тиеш иде кебек. Татар дөньясы Владимир Леонов депутатларны җәйге Универсиада уеннарының милли йөзе белән таныштырыр дип көтте (бу тәкъдим белән Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев чыккан иде). Тик өметләр акланмады - Владимир Леонов үз чыгышын әлеге спорт уеннарының милли йөзенә түгел, ә гомумән Универсиадага әзерлек эшләренең ничек баруы турында сөйләүгә багышлады. Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары ничек узачак, бу чараларда татар милләте ничек күрсәтеләчәк – бу турыда бер сүз дә булмады.

Шулай да, Владимир Леонов быелгы Җәйге Универсиада кысаларында тарихта беренче мәртәбә милли көрәш буенча ярышлар узачагын ассызыклап узды. Аннары исә депутатлар игътибарына мәктәпләрдә Универсиада дәресләренең ничек узганлыгы турында мәгълүмат бирүче видеоролик тәкъдим итте. Видеоролик татар телендә төшерелгән иде.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: