четверг, 25 апреля 2013 г.

Бүген бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне


ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте әлеге бәйрәм уңаеннан бу көнне Казанда уздырылачак чаралар турында хәбәр итә
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Аның тууына быел 117 ел тула. ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте әлеге бәйрәм уңаеннан бу көнне Казанда уздырылачак чаралар турында хәбәр итә. 
Чаралар иртәнге сәгать тугызда Тукай мәйданында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китә.
Иртәнге сәгать унбердә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме башлана. Бәйрәмдә танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, Лена Шагыйрьҗан, Зиннур Мансуров, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Илсөяр Иксанова, Мөхәммәт Мирза катнаша. Кунаклар - Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Ерак Төмән өлкәсеннән күренекле шагыйрь Наколай Шәмсетдинов, Чувашия Республикасы халык шагыйре Валерий Тургай чыгыш ясый. 
Шулай ук ТР Язучылар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Сәләт" оешмасы шигырь язучы балалар арасында үткәргән конкурсның йомгаклау тантанасы була. Бәйгедә призлы урыннар яулаган балалар шигырьләрен тамашачыга тәкъдим итәчәк, аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Бәйрәмдә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары да игълан ителәчәк. Татарстан язучылары китапларын сату оештырылачак.
Чараны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһаншин алып бара, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге
.

Комментариев нет: