среда, 17 апреля 2013 г.

"Уфагуб"чылар Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте

Башкортстанда “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп кулга алынган һәм ике ел тикшерүләрдән соң шартлы рәвештә хөкем ителгән галимнәр үз хокукларын яклап Русия Югары мәхкәмәсенә һәм Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Азатлык” хәбәрчесенә танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрәфыйков җиткерде.
 Илдар ГабдрәфыйковИлдар Габдрәфыйков
Илдар әфәнде шулай ук үзләренең янә дә бер чираттагы уңышы хакында хәбәр итте. 16 апрель көнне аңа хокук саклау оешмалары тарафыннан дүрт ел элек тартып алынган компьютерларын да кире кайтарганнар. 

“Әле компьютер хәтерендә үземнең фәнни мәкаләләремнең саклануын тикшерергә өлгерә алмадым. Анда байтак гыйльми эзләнүләрем нәтиҗәләре бар иде, - ди Илдар Габдрәфыйков. – Минем белән бергә “Уфагуб”та хезмәттәшлек итүдә гаепләнгән галим Игорь Кучимовка да кичә компьютерын кайтардылар. Шулай итеп иминлек оешмалары, кыеклатып булса, да үз хаталарын таныды”.

Танылган эшкуар Николай Швецов, Башкортстан Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрәфыйков белән Игорь Кучимов һәм журналист Сергей Орлов 2009 елның август аенда кулга алынып ун көн тикшерү бүлегендә утырып чыккан иде. Аннан соң аларга карата озакка сузылган тикшерүләр һәм мәхкәмә утырышлары башланып китте. Нәтиҗәдә мәхкәмә карары белән шартлы рәвештә хөкем ителде алар.

Хөкемгә тартылучылар гаделлек эзли һәм әле дә үзләренә ягылган гаепләрнең уйдырма һәм ялган булуын дәлилли. Шуңа күрә дә алар хәзер Русия Югары мәхкәмәсенә һәм Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгатьләр юллаган.

“Республика хакимиятләренең коррупциягә батуы, аларның төрле кырын гамәлләрдә катнашы булуы турында хак мәгълүматларны биргән өчен безне элекке премьер-министр Раил Сарбаев шәхсән үзе “акылга утыртырга” боерык биргән, - дип әйтә Илдар Габдрәфыйков. – Инде күптәннән Сарбаев та, элекке эчке эшләр министры Диваев әфәнде дә вазифаларынан алынды. Әмма әүвәлге президент Мортаза Рәхимовның командасындагы байтак кешеләр һаман да хакимияттә. Ә инде Башкортстан прокуратурасы безне үз йөзен саклап калу өчен хөкем иттерде. Без дә үз йөзебезне, хаклыгыбызны якларга хокуклы һәм азакка кадәр көрәшәчәкбез”.

Илдар Габдрәфыйков - Русиянең этнологик мониторинг һәм конфликтларны алдан кисәтү төркеме әгъзасы. Соңгы елларда үзенең төпле гыйльми эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган докладлары белән дистәдән артык чит илдә, шул исәптән Франция, Япония, Израил кебек илләрдә чыгыш ясады ул.

Мәскәүдә басылып чыккан соңгы бер җыентыкта Илдар Габдрәфыйковның  “Хакимиятләр алмашыну чорында Башкортстан” дип исемләнгән доклады урын алган. Анда автор республикада булып яткан хәлләрне уңай бәяли.

“Рөстәм Хәмитов президент итеп билгеләнгәч, социаль өлкәләрдә яхшыга үзгәрешләр сизелә, шулай ук милли сәясәт тә шактый уйланылып үткәрелә, - дип ассызыклый танылган галим. Гомумән, 2010 елда Башкортстанда хакимият алмашыну эчке сәясәттә уңай алга китешләргә һәм иҗтимагый тормышта иминлеккә юл ачты дигән фикердә Илдар Габдрәфыйков.
   
Аның әйтүенчә, Башкортстанда егерме ел буе җыелып килгән проблемнарны, әлбәттә инде, Хәмитов әфәнде бер-ике ел эчендә генә ерып чыга алмый. Шулай да уңай үзгәрешләр алдагы елларга өмет уятуын әйтә галим. “Хакимиятләр хәзер халыкка күпкә ачыграк һәм демократик рухлырак”, ди ул. http://www.azatliq.org/content/article/24959978.html

Комментариев нет: