воскресенье, 14 апреля 2013 г.

Чиләбедә зур милләтара фестиваль башланып китте


Чиләбедә зур милләтара фестиваль башланып китте
Чиләбе өлкәсенең Аргаяш бистәсенә төрле төбәкләрдә гомер итүче төрки халыклар җыелды. Биредә өлкәдә һәр елны уздырыла торган «Уралым» дип аталучы фестивальнең беренче этабы башланып китте.

Әлеге фестиваль беренче мәртәбә моннан нәкъ 13 ел элек үткәрелгән булган. Аны Чиләбе өлкәсенең «Уралым» халык ансамбле исеме белән атаганнар. Шул чордан башлап әлеге чара һәр елны өлкәнең төрле шәһәрләрендә уздырылып килә. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, фестивальдә өлкән буын артистлары белән беррәттән яшьләр дә бик теләп катнаша икән. Андыйлар саны елдан-ел арта бара, дип сөенә оештыручылар.

Быелгы бәйгенең беренче этабында өлкәнең 12 төбәгеннән килгән 60ка якын татар, башкорт, уйгыр һәм казах халкы катнашкан. Алар арасында «Палитра» балалар ансамбле дә бар. «Без күбесенчә татар һәм башкорт биюләрен башкарабыз. «Милли мәдәниятне торгызу һәс саклау» дип аталган махсус программа кысаларында башка милләт биюләрен үзләштерү белән дә шөгыльләнәбез», - ди коллективның җитәкчесе Зилә Хаҗиева.

Әлеге фестивальнең икенче этабы 27 апрель көнне Конашак авылында уздырылырга тиеш, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының сайты.

Комментариев нет: