пятница, 10 мая 2013 г.

Казанда Шамил Галәветдинов китаплары тәкъдим ителә


Казанда Шамил Галәветдинов китаплары тәкъдим ителә

12 майда 10 сәгатьтә Казанның “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә Мәскәүдә гомер итүче милләттәшебез, күп санлы дини китаплар авторы Шамил Галәветдинов белән очрашу узачак.

Чарада аның “Триллионер уйлый” һәм “Гаилә бәхете” дип аталган китаплары тәкъдим ителер дип көтелә. Әлеге китапта автор үз-үзеңне аңлау, куйган максатларга ирешү, тормышыңны үзең теләгәнчә планлаштыру, күтәренке кәеф булдыру һәм аны саклау, тормышта үз урыныңны табып, бәхетле һәм уңышлы булу серләренә өйрәтә.

Шамил Риф улы Галәветдинов 1974 елның 20 гыйнварында Мәскәүдә туган. Ул Халыкара ислам академиясен һәм Мисырның “Әл-Әзхәр” Университеты Ислам хокукы факультетын тәмамлаган. 1991 елдан Шамил хәзрәт Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтендә эшли; 2002 елда шунда ук дин мәсьәләләре буенча мөфти урынбасары итеп сайлана; 2005 елда нәзарәтнең фәнни-дини советы җитәкчесе итеп билгеләнә. 1997 елдан бүгенге көнгә кадәр Мәскәүнең Мемориаль мәчете имам-хатыйбы булып эшли.

Шамил Галәветдинов 30дан артык китап иҗат иткән, аларның гомуми тиражы ярты миллионга җитә. Кайбер китаплары аеруча популярлык казанды, алар хәтта татар, инглиз, чечен, таҗик телләренә тәрҗемә ителде. Интернет челтәрендә исә аның җитәкчелегендә umma.ru сайты эшләп килә.

Шамил Галәветдиновка һәрдаим дин темасына бәйле сораулар белән Россия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары мөрәҗәгать итә. Ул телевидение,  радио, газеталарга 200дән артык әңгәмә биргән.

Комментариев нет: