воскресенье, 26 мая 2013 г.

Фәрит Мөхәммәтшин Әстерханга Сабантуйга бара


Фәрит Мөхәммәтшин Әстерханга Сабантуйга бара
Бөтен дөнья буйлап таралып урнашкан татар халкы хәзер зарыгып Сабантуйны көтә. Әстерханда гомер итүче милләттәшләребез әлеге матур бәйрәмгә быел беренчеләрдән булып старт бирергә булган.

18 май көнне өлкә татарлары Идел буе районы Җәмил авылына беренче Сабантуйга җыелды. Чарада Әстерхан өлкәсе хөкүмәтенең социаль сәясәт буенча премьер-министр урынбасары Галина Зотеева да катнашты. «Сабантуй - татарларның милли бәйрәме генә түгел. Бу чара Әстерхан өлкәсендә яшәүче төрле халык вәкилләренең барысын да берләштерә. Ә халыклар дуслыгын ныгыту һәм мәдәниятебезне саклап калу исә барыбызның да мөһим бурычы», - дип сәламләде ул кунакларны.

Сабантуйда, чыннан да, халыкка Әстерханда гомер итүче төрле милләт вәкилләренең тормышы, милли традицияләре белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек тудырылды. Руслар, казахлар, төрекмәннәр, ногай татарлары - барысы да мәйданда үз милли ишегалларын булдырып, кунаклар кабул итте.

Чараның иң кызыклы өлеше, әлбәттә инде, милли спорт уеннары иде. Бәйрәмгә җыелган халык көрәш, ат чабышы, аркан тарту һәм капчык киеп йөгерү кебек ярышлар карап хозурланды. Кайбер бәйгеләрдә исә аларның үзләренә дә катнашу насыйп булды. Теләге булганнарга төрле милли коллективлар катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Кич белән исә яшьләр мәйданга күңелле татар дискотекасына җыелды.

Әйтергә кирәк, Әстерхан өлкәсендә Сабантуйлар моның белән генә тәмамланмый әле. 25-26 май көннәрендә бу бәйрәмне башкаланың үзендә билгеләп үтәчәкләр. Анда Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашыр, дип көтелә.

Бәйрәм кысаларында шәһәрдә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы да уздырылачак.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: